Көн саен торак инспекторлары идарәче оешмаларга, законнарны үтәү кирәклеген искәртеп, кисәтүләр ясыйлар. 2 февральдән 4 февральгә кадәр генә дә 55 шундый кисәтү бирелгән.
Мәсәлән, Яр Чаллы районара торак инспекциясе бер көн эчендә 10 кисәтү юллаган. Алар арасында икесе «Паритет» ИК адресына: берсе 42/12 йортның подвалын су баскан өчен, икенчесе 45/13 йортта яшәүчеләрнең гаризаларын санга сукмаган өчен.
Өч идарәче компания - “Ремжилстрой”, “Электротехников” һәм “Мәхәллә” - 41/3, 16/3, 6/1 номерлы йортларда ишегалды территорияләрен канәгатьләнерлек җыештырмаган өчен кисәтүләр алдылар. Кабат шикаятьләр булган очракта, бу оешмалар административ җаваплылыкка тартылырга мөмкин.
“ПКФ “Жилкомфортсервис” идарәче компаниясе шулай ук хокук бозучылар рәтенә кергән. 15/4 номерлы йортта яшәүче суны сүндерүгә зарланган, ләкин гариза үтәлмәгән, бу кисәтүгә китергән.
Алабугада өч идарәче компания - “Созвездие” ИК” ҖЧҖ, “Танайка” ИО ҖЧҖ һәм “Домоуправ-3” ИК ҖЧҖ - коммуналь хезмәтләрнең тиешле сыйфатта булмавы өчен билгеләп үтелде. Мәрҗани урамындагы 18 нче йортта фатирдагы һава температурасының нормативка туры килмәве теркәлгән, ә авария хезмәте диспетчеры гражданнарның мөрәҗәгатьләрен игътибарсыз калдыра. Моннан тыш, Разведчиклар урамындагы 1, 3, 5, 7 нче йортларда һәм Нефтьчеләр проспектындагы №№ 60, 62, 64, 66, 68 йортларда озак вакытка кайнар су белән тәэмин итү өзелгән.
“Торак-коммуналь хуҗалык фонды” КБҖнең капиталь ремонт буенча төбәк операторы 45/13 нче йортта төзелеш кимчелеге өчен кисәтү алды. Оператор подрядчылар тарафыннан ачыкланган хокук бозуларны вакытында һәм сыйфатлы бетерүне һәм ремонт эшләрен төгәлләүне контрольдә тотарга тиеш.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте