Борчулы хәбәрләр тагын Бөгелмәдән килә. Чәршәмбегә каршы төндә, 5 февральдә, ике яшүсмер - 2005 елгы егет һәм 2006 елгы кыз хастаханәгә озатыла. Хастаханәдә тикшергәннән соң аларны өйләренә кайтарып җибәргәннәр.
Инцидент Космонавтлар урамындагы 3 нче йорт фатирында булган. Тикшерү вакытында төтен чыгаргычта һәм вентканалда тарту көче бар иде, тарту көче датчигы 50 секундтан соң эшли башлады, газ агып чыгуы табылмады. Шуңа да карамастан, су җылыткыч сүндерелгән булган, ә фатирны газ белән тәэмин итү идарәче компания төтен юлларын тикшерү актын биргәннән соң гына торгызылачак.
Хәзерге вакытта инспекция булган хәлнең барлык шартларын ачыклый, шулай ук идарәче компания һәм газ хезмәтенең үз вазыйфаларын никадәр намуслы башкаруын тикшерә.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте