Исегезгә төшерәбез, газ җиһазларын елга кимендә 1 мәртәбә тикшерергә тиешләр. Тикшерүләр графигын “Газпром трансгаз Казан” ҖЧҖ сайтыннан белергә була. Йортыгызны тикшерү графигын тапмасагыз, безгә Татарстанның Торак инспекциясенә хәбәр итегез. Бу хокук бозу, хезмәт күрсәтүче оешма графиклар урнаштырырга тиеш.
Техник хезмәт күрсәтү вакытында белгеч фатирда булган барлык газ җиһазларын тикшерергә тиеш:
- газүткәргечне карарга,
- үз белдегең белән монтаж булмавын бәяләргә,
- шлангларның һәм тоташтыруларның герметиклыгын тикшерергә.
- бикләрнең һәм краннарның көчсез борылуын тикшерергә,
- вентиляция каналын тикшерергә, анда тарту барлыгына инанырга,
- барлык приборларны кабызырга, горелкаларның торышын бәяләргә.
Әгәр тикшерү вакытында ниндидер җиһазларның төзек булмавы ачыкланса, милекче аны ремонтлауга заказ бирергә яки алмашка башкасын сатып алырга тиеш.
Әгәр фатирда яңадан планлаштырулар табылса, белгеч бу хакта шунда ук милекчегә хәбәр итәргә тиеш. Мисал өчен, кухняда ишек демонтажланган, мәҗбүри суырткыч урнаштырылган, су җылыткыч шкафка кертелгән, - болар барысы да газ белән тәэмин итүне туктатып тору өчен нигез булып тора.
Тикшерүне тәмамлагач, белгеч газ белән куркынычсыз эш итү кагыйдәләрен санап чыгарга һәм актны калдырырга тиеш. Документка кул куйганчы, датаны һәм вакытны, башкарылган эшләр исемлеген һәм тикшерүче оешманың мәгълүматларын тикшерергә кирәк. Әгәр тикшерү хокук бозулар белән башкарылган дип саныйсыз икән, актка кул куймаска хокуклы.
Шулай ук татарстанлылар, авария хәлендәге хезмәткә яки хезмәт күрсәтүчегә шалтыратып, графиктан тыш тикшерүгә заказ бирергә хокуклы. Мәсәлән, газ исе булганда, кызгылт-сары газ ялкыны, конфоркалар эшләгәндә чыжылдау яки шатырдау.
Исегезгә төшерәбез, фатирда яки шәхси йортта газ кулланучы җиһазларны (плитәләрне, колонкаларны) карап тоту өчен торак милекчесе җаваплы. Ә Торак кодексы нигезендә күпфатирлы йортларның гомуми мөлкәтенә керә торган газ җиһазлары өчен торак милекчеләре ширкәтләре, идарәче компанияләр яки йорт белән турыдан-туры идарә иткән вакытта торак милекчеләре үзләре җавап бирә.
Торакта яшәүчеләрнең уртак мөлкәтенә түбәндәгеләр керә: сүндергеч җайланмалы фасад газүткәргече, фатирдагы стоякларны һәм газүткәргечнең бер өлешен кертеп, подъезд эчендәге газүткәргеч, кулланучының газ җиһазына турыдан-туры сүндергеч җайланмага кадәр.
2026 елның 1 мартыннан РФ Хөкүмәтенең “Йорт эчендәге һәм фатир эчендәге газ җиһазларын кулланганда һәм карап тотканда куркынычсызлыкны тәэмин итү чаралары турында” 14.05.2013 N 410 карары үз көченә керә. Газ җиһазларын карап тотуга таләпләр катгыйлана. Тартуны тикшерү өчен кәгазь битен кую гына җитми, һәр фатирны тикшерү актында һава алмашының зурлыгын күрсәтергә кирәк. Ягъни махсуслаштырылган оешма хезмәткәрләре инструменталь үлчәүләр үткәрергә һәм нәтиҗәне актта күрсәтергә тиеш.
Газчылар газ агып чыкканда, җиһазларны үз белдеге белән тоташтырганда яки алыштырганда газны хәбәр итмичә сүндерергә хокук ала.
Татарстан торак инспекциясе күрсәтмәсен үтәмәү шулай ук газны кичекмәстән сүндерү сәбәбе булачак.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте