Татарстан Республикасында күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау фондын формалаштыру өчен ачылган махсус счетларның хуҗаларына игътибар итәбез.
Рәсәй Үзәк банкы сайтында махсус счет ачу таләпләренә туры килә торган кредит оешмалары исемлеге бастырылган (РФ ТК 176 маддәсенең 2 өлеше).
01.10.2025 елгы хәл буенча:
Рәсәй Үзәк банкы исемлегенә кермәгән кредит оешмасында капиталь ремонт фондын формалаштыру өчен махсус счет ачу законсыз.
Элек махсус счет ачылган кредит оешмасы Рәсәй Үзәк банкы исемлегеннән төшерелгән очракта, махсус счет хуҗасы капиталь ремонт фонды акчаларын законда билгеләнгән таләпләргә туры килә торган кредит оешмасына күчерергә һәм счет ачылганнан соң 5 эш көне эчендә Татарстан Республикасы Дәүләт Торак инспекциясенә хәбәр итәргә тиеш (РФ ТКсының 172 маддәсе).