Абонентлар, әзер булыгыз: сезгә Рәсәй Төзелеш министрлыгы боты шалтыратачак

2026 елның 3 феврале, сишәмбе

Идарәче компанияләр, ТКХ, ТТК һәм ТСН игътибарына: авария-диспетчерлык хезмәтләренә кабат шалтырату башлануы турында хәбәр итәбез. Хезмәтегезнең эшләвен расларга әзер булыгыз.

Исегезгә төшерәбез, узган юлы 1000 идарәче оешма авария-диспетчерлык хезмәтләренең телефон номерларының актуальлеген расламады. Рәсәй Төзелеш министрлыгы боты хезмәтләргә шалтыратты: 832се авария хәлендәге заявкалар кабул итү буларак расланмаган, 216 номер урнаштырылмаган. Хокук бозучылар арасында барлык муниципалитетлар диярлек:  Казан ш. (807 АДХ номеры), Яр Чаллы (21), Яшел Үзән (68), Әлмәт (25), Алабуга (12), Түбән Кама (12), Бөгелмә (10) районнары – барлыгы 39 муниципалитет

Шалтыратуга “Алло”, “Тыңлыйм”, “Әйе?”. Тик - “Исәнмесез, авария-диспетчерлык хезмәте”. Бот сораса: “Бу авария-диспетчерлык хезмәтеме?”, төгәл һәм кыска җавап бирергә кирәк: “Әйе”. Гади җавап, һәм сезнең АДХ теркәлгән, димәк, эшли һәм шалтыратулар кабул итә.

Хәтта сезнең АДХ оператив һәм тәүлек буе эшләсә дә, ТКХ ГИС модераторы телефон номеры расланмаган дигән мәгълүмат алачак, сез яңадан “кызыл зонада”.

Колагыгызны үткен тотыгыз! Шалтыратуларны игътибарсыз калдырмагыз! 

 

Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International