“ТКХ Фонды” коммерциячел булмаган оешмасының капиталь ремонт буенча төбәк операторы бер көн эчендә РФ КоАП 19.5 маддәсенең 1 өлеше буенча алты тапкыр административ хокук бозуда гаепле дип табылды һәм гомуми суммасы 60 мең сумлык штрафка тартылды.
Исегезгә төшерәбез, торак-коммуналь хуҗалык фонды күпфатирлы йортларда капиталь ремонт үткәрү һәм сыйфат өчен җаваплы. Әмма Азнакайда торак инспекциясе тикшерүе күрсәткәнчә, Фонд эшендә җитди җитешсезлекләр булган.
Инспекция берничә йортта бер үк төрле хокук бозуларны ачыклаган: Ленин ур. буенча 40 нчы, Солтангалиев ур. буенча 24 нче, Ленин ур.буенча 42 нче, Гурьянов ур. буенча 11 нче һәм Сөембикә ур. буенча 15 нче. Бөтен җирдә тәртипкә китерелмәгән йомшак токлы чыбыклар һәм кабель челтәрләре белән проблемалар табылды.
Торак инспекциясе хокук бозуларны бетерү турында күрсәтмәләр биргән, әмма торак-коммуналь хуҗалык фонды аларны үтәмәгән. Нәтиҗәдә, суд фондны административ җаваплылыкка тартты.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, финанс җәзасы регоператорның проект һәм нормативлар нигезендә эшләр башкару бурычын гамәлдән чыгармый. ТКХ Фонды элеккечә барлык ачыкланган хокук бозуларны бетерергә тиеш.
Татарстан торак инспекциясе матбугат хезмәте