Кыйммәтле экономия

2026 елның 29 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Әлмәт районара торак инспекциясе газ җиһазларын үз белдеге белән урнаштырган өчен милекчеләргә штраф салган.

Әлмәт шәһәренең Девонская урамындагы 91нче йортта яшәүче хатын узган елның декабрендә газ су җылыткычын урнаштыруда экономия ясаган, махсуслаштырылган оешма хезмәткәрен чакырмаган. Установка вакытында өй “профессионалы” су һәм газ шлангларын бутаган, шуның аркасында газны ашыгыч рәвештә бөтен подъездда сүндергәннәр. “Әлмәтгаз” эксплуатация-җитештерү идарәсе белгечләре газүткәргечтән су суыртканнар. Экономияле хуҗабикәгә гадәттән тыш хәлне бетерү чыгымнарын компенсацияләргә туры киләчәк, ә торак инспекторлары хокук бозучыны 5 мең сум күләмендә штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тарткан.

Әгәр яшәүче хатын штрафын түләмәсә, аңа карата тагын бер беркетмә төзеләчәк. Бу юлы, Сарман районында яшәүчегә карата булган кебек, штрафны түләмәгән өчен. Җәлил шәһәр тибындагы бистәсендә Җәлил урамындагы 1 нче йорттагы фатир хуҗасы да газ белән җылыткыч урнаштырган өчен штрафка тартылган. Ир-ат инспекторның штрафын игътибарсыз калдырган, һәм хәзер перспективада административ хокук бозу турындагы эшне судта карау һәм яңа штраф.

Мәсәлән, Бөгелмә районында җәмәгать судьясы Нефтьчеләр урамындагы 44 нче йортта яшәүчене гаепле дип тапкан. Ир-ат газчыларны техник хезмәт күрсәтү үткәрү өчен фатирга кертмәгән. Торак инспекторы штраф рәвешендә җәза билгеләде, милекче аны түләмәде. Суд, эш материалларын карап чыгып, 10 мең сум штраф билгеләде. Хәзер ул 15 мең сум түләргә тиеш.

2026 елның 1 мартыннан РФ Хөкүмәтенең “Йорт эчендәге һәм фатир эчендәге газ җиһазларын кулланганда һәм карап тотканда куркынычсызлыкны тәэмин итү чаралары турында”14.05.2013 N 410 карары үз көченә керә. Газ җиһазларын карап тотуга таләпләр катгыйлана. Нечкәлекләре алдагы басмада.

Татарстан торак инспекциясе матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International