Рекордны “Сарман районы ИК” ҖЧҖ хезмәткәре куйды: 12 минут эчендә 100 сорауга җавап бирде. Квалификация имтиханы йомгаклары буенча 97 балл җыйган. Татарстан торак инспекциясендә торак өлкәсе законнарын белүгә чираттагы тест үткәрелде. 14 кеше гариза биргән. Нәтиҗә: 6сы уңышлы үтәде, 4се хәтта минималь бусаганы да үтмәде, 4се килмәде.
“ТКХ һәм С үзәге” АҖ директорына уңыш елмайды. Ул бишенче омтылыштан квалификация имтиханын тапшырды - 88 балл. Узган юлы минималь 86 балл бусагасына кадәр аңа бер балл җитмәгән, һәм менә, ниһаять, кадерле “кәгазь” идарәче компанияне җитәкләргә мөмкинлек бирәчәк.
Иң югары нәтиҗә “Монолит” ИК ҖЧҖ хезмәткәрендә - 98 балл. Шулай ук “Торак Нурлат ш.” ҖЧҖнең, “Центр-МК” ИК” ҖЧҖнең ике хезмәткәре имтиханны уңышлы тапшырды.
“ИК ЯШЕЛ ҮЗӘН УПРАВДОМ ПЛЮС” ҖЧҖ биремнәрне кабат үти алмады. “Икелечеләр” арасында шулай ук “ТКХ” МУП (инженерлык челтәрләре), “Тормыш өчен мохит” ИК” ҖЧҖнең ике вәкиле бар.
Исегезгә төшерәбез, идарәче компанияләр директорлары һәр биш ел саен аттестация узарга тиеш. Тестны уңышлы узу квалификация аттестаты белән раслана, ул торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә компетентлылык һәм профессиональлек нигезе булып тора.
Татарстан торак инспекциясе матбугат хезмәте