“Авангард” һәм “Яңа таулар” ИКнә лицензия бирүдән баш тартылды

2026 елның 27 гыйнвары, сишәмбе

Татарстанның торак инспекциясе “АВАНГАРД” ИК” ҖЧҖ һәм “ЯҢА ТАУЛАР” ТКХ ИК” ҖЧҖ күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыруга лицензиянең гамәлдә булу вакытын озайтудан баш тартты.

Нигезләмә: лицензиатның лицензиянең гамәлдә булуын озайту турында гариза бирү срогын үтәмәве, РФ ТК 161 маддәсенең 10.1 өлешендә билгеләнгән мәгълүматны урнаштыру таләпләрен үтәмәве.

Идарәче компанияләр кабул ителгән карарга судка кадәр шикаять бирергә хокуклы. Элегрәк без агымдагы елда лицензияләренең гамәлдә булу вакыты бетә торган идарәче компанияләр исемлеген урнаштырдык.

 

Татарстан торак инспекциясе матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International