Атна нәтиҗәләре

2026 елның 26 гыйнвары, дүшәмбе

Бер атна эчендә торак инспекторлары 121 күпфатирлы йортны тикшергән, анда 53 хокук бозу очрагы теркәлгән. Идарәче компанияләргә 115 кисәтү игълан ителде, шуларның 46 сы уртак милекне карап тоту өчен. Мәсәлән, Чистайның “Речники” идарәче компаниясенең Тынычлык урамындагы 24,26,28,32 номерлы йортларның кардан чистартылмаган ишегаллары, Красноармейская урамындагы 60,62 номерлы йортларның түбәсеннән салынып төшкән кар бүрекләре өчен.

Сыйфатсыз хезмәтләр өчен 20 кисәтү игълан ителде. Мәсәлән, “Торак фонды” Түбән Кама идарәче компаниясе Тынычлык проспектындагы 115,1 17, 119, 121, 123 нче йортларда озак вакыт кайнар су булмаган өчен.

Исегезгә төшерәбез, кисәтүләр рәсми мөрәҗәгатьләрне карау нәтиҗәләре буенча гына түгел, социаль челтәрләрдәге хәбәрләрне дә игълан ителә. Узган атнада Менделеевскилылар бергәлекләрендә Профсоюз урамындагы 3нче, Тукай урамындагы 10нчы, Юбилей урамындагы 3нче йортларда салкын дип язганнар иде. Түбән температура факты расланмады, әмма идарәче компанияләргә хокук бозуларны булдырмау турында кисәтүләр игълан ителде.

Идарәче оешмаларга хокук бозуларны бетерү турында 29 күрсәтмә бирелгән. Мәсәлән, “Махалля” идарәче компаниясе 20 февральгә кадәр подвалны киптерергә һәм чүп-чардан чистартырга, дезинфекция үткәрергә, торбаларны ремонтларга тиеш.    

Менделеевск шәһәренең Чоловский урамындагы 1 нче йортны карап тоткан өчен “Нептун+” ҖЧҖ тарафыннан 395 мең сумлык 9 административ штраф каралган, шуның 50 мең сумы “Нептун +” ҖЧҖ тарафыннан билгеләнгән. Тикшерү барышында инспекторлар 20 гә якын хокук бозу очрагын теркәгән: фасад җимерелгән, керү ишекләре герметик түгел, электр калканы төзек түгел, подвалда дымлы грунт һ. б.

Татарстан торак инспекциясе матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International