Хәзер сезнең контактларда булмаган номердан чакыру кергәндә экранда “Контактларда юк” дигән хәбәр барлыкка килә. Әгәр шалтырату чит илдән килә икән, кушымта өстәмә рәвештә кулланучы белән элемтәгә керергә теләгән төбәкне күрсәтәчәк.
Фукнцияне тоташтыру өчен кушымтаны соңгы версиягә кадәр яңарту да җитә. Белдермә‑кисәтү номеры контактларда сакланмаган абонент исеме белән янәшә автомат рәвештә барлыкка килә.
MAX та шулай ук “Зарланырга” төймәсе дә бар - мошенниклык, спам һәм кирәкмәгән контент белән көрәшү өчен. Барлык мөрәҗәгатьләр дә оператив рәвештә MAX куркынычсызлык үзәге белгечләре тарафыннан карала.
Өстәмә рәвештә ике факторлы аутентификация (2FA) – саклауның өстәмә дәрәҗәсе мөмкин. Аккаунтка кергәндә бер үк вакытта SMS код һәм болытлы пароль таләп ителә. Аны профильнең “Хосусыйлык” бүлегендә көйләргә мөмкин. Моның өчен ышанычлы пароль бирергә, аңа мошенниклар өчен ачык булмаган ярдәм уйлап табарга, электрон почта адресын күрсәтергә һәм аны хаттан код белән расларга кирәк.
ТР цифрлар министрлыгы матбугат хезмәте материаллары буенча