Кайсы Казан ИКләренә күбрәк язалар?

2026 елның 23 гыйнвары, җомга

Казан шәһәренең идарәче компанияләренә иң күп шелтә һәм шикаятьләрне Совет районында яшәүчеләр җибәрә - узган ел өчен 2395 мөрәҗәгать. Шулкадәр үк диярлек Идел буе районында яшәүчеләр үзләренең идарәче компанияләренә 2393 мөрәҗәгать юллаган.

Алга таба - Яңа Савин районы (1894), Вахитов районы (1205), Мәскәү районы (1162), Киров районы (948), Авиатөзелеш районы (691).

Эре идарәче компанияләр арасында иң күп дәгъваларны Вахитов районы ИК (656), Мәскәү районы ТКХ ИК (581) һәм “Заречье” ИК (581) алды.

Әмма идарәче компанияләрнең торак фондының гомуми мәйданын исәпкә алсак, антилидер булып Идел буе районының ТКХ ИК тора, ул хезмәт күрсәтелә торган ике йорттан 70 шикаять алган.: 1 мең кв. метрдан 8,04 шикаять.

Вахитов районы ИК икенче урында - 1 мең кв. метрдан 0,71 шикаять, өченче урында - “Дәрвишләр” ТКХ ИК 1 мең кв. метрдан 0,59 шикаять. Аннары - “Сервис-Гарант” ИК, “Заречье” ИК, “Уют сервис групп” ИК, “Сервис Индустрия” ИК, Авиатөзелеш районы ТКХ ИК, Мәскәү районы ТКХ ИК, “Уютный дом” ИК һәм “Азино сервис” ИК.

Татарстан торак инспекциясе идарәче оешма эшләмәсә, күзәтчелек органына мөрәҗәгать җибәрергә кирәклеген искәртә.

Мөрәҗәгатьне теләсә нинди уңайлы ысулларның берсе белән җибәрергә мөмкин:

- Дәүләт хезмәтләре яки ТКХ ГИС порталының шәхси кабинеты;

- Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясенең рәсми сайтында интернет кабул итү бүлмәсе;

- шәхсән яки почта аша адреска: 420111, Казан ш., Зур Кызыл ур., 15/9 й.

 

Татарстан торак инспекциясе матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International