Түбән Каманың “Әйбәт” идарәче компаниясе бер көн эчендә мәҗбүри таләпләрне бозмау турында берьюлы 4 кисәтү игълан итте.
Түбән Кама шәһәренең 40 күпфатирлы йортында кайнар суны сүндерү срокларын арттырган өчен беренчесе. Мисал өчен,узган елның 30 декабрендә 11, 11 А, 13, 15,17 нче йортларда 5,5 сәгать буе кайнар су булмады. Идарәче компания яңадан исәп-хисап ясарга тиеш.
Исегезгә төшерәбез, кайнар су бирү өзелүнең рөхсәт ителгән дәвамлылыгы: 1 ай дәвамында 8 сәгать (суммар), берьюлы 4 сәгать, тупик магистралендә авария булганда-24 сәгать рәттән.
Икенче кисәтү Вахитов проспектындагы 8/14 нче йортта һава торышын җайга салу датчикларының дөрес эшләмәве өчен бирелде. Идарәче компания хокук бозуны бетерергә тиеш.
Өченче кисәтү Чулман урамындагы 3 нче йорттагы фатирны су баскан өчен бирелде. Фатир милекчесе берничә тапкыр су басу системасының төзек булмавы аркасында фатирны су басуга зарланган. Идарәче компания шикаятьне караган вакытта мөрәҗәгать итүчегә матди зыянны каплаган, шуңа да карамастан, “Әйбәт”кә торак законнары таләпләрен үтәү кирәклеге турында документ җибәрелгән.
Дүртенче кисәтү Шинников проспектындагы 81 нче йорттагы фатирны яңадан планлаштырган өчен бирелде. Милекче фатирда салкын дип шикаять юллаган. Инспектор һава температурасын үлчәде, ул нормативларга туры килә. Әмма милекче үз белдеге белән җылыту системасын үзгәрткән: кухнядан җылыту радиаторлары балконга чыгарылган. Моннан тыш, балконның тышкы стенасында ярык.
Идарәче компания җылылык белән тәэмин итү системасын проект системасына китерергә тиеш. Әгәр милекче ирекле рәвештә җылыту системасын торгызмаса, идарәче компания судка мөрәҗәгать итәргә тиеш.
Татарстан торак инспекциясе матбугат хезмәте