Күчмә кабул итүләргә язылу ачык

2026 елның 21 гыйнвары, чәршәмбе

Татарстанның торак инспекциясе күчмә кабул итүләр практикасын дәвам итә. Мондый эш форматы, барыннан да элек, татарстанлыларга, бигрәк тә ерак районнарга уңайлы.

Беренче этапка Яр Чаллы шәһәрендә, Азнакай, Алабуга, Зәй, Лениногорск һәм Менделеевск районнарында кабул итүләр планлаштырылган.

Һәр кабул итүнең төгәл даталары, вакыты һәм урыны инспекциянең рәсми чыганаклары аша өстәмә рәвештә игълан ителәчәк.

Эш көннәрендә 9:00 дән 16:00 гә кадәр телефон аша язылу: 8 962 564 85 05, Telegram чатында, ВКонтактебергәлегендә.

 Татарстан торак инспекциясе матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International