Татарстанның Минзәлә районы Хуҗәмәт авылында кичә төнлә ике фатирлы шәхси йортта шартлау булды.
Һәлакәт турында сигнал “Чаллыгаз” эксплуатация-җитештерү идарәсенең авария-диспетчерлык хезмәтенә 21:50 керә. Беренчел мәгълүматлар буенча, инцидент нәтиҗәсендә беркем дә зыян күрмәгән. Газ җиһазларына соңгы планлы техник хезмәт күрсәтү узган елның сентябрендә уздырылган иде.
Инспекция инцидентның шартларын ачыклый, шулай ук газ хезмәте тарафыннан йөкләмәләрнең үтәлешен тикшерә.
Татарстан торак инспекциясе матбугат хезмәте