Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил аппаратында узган елның IV кварталында сыйфатны бәяләүгә йомгак ясадылар. Татарстанлылар коммуналь хезмәтләрне Дәүләт хезмәтләре порталында һәм “ТР Хезмәтләре” мобиль кушымтасында бәялиләр. Барлык мәгълүмат Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппаратында анализлана.
Анализ буенча узган елның IV кварталында татарстанлылар хезмәтләрнең сыйфатын бәяләү системасыннан 17 меңнән артык тапкыр файдаланганнар, уртача бәя - 4,09 балл.
Шулай ук чисталыкка (3700 бәя), йортны ремонтлауга (3249 бәя), йорт белән идарә итүгә (2716 бәя) һәм коммуналь хезмәтләр күрсәтүгә (2616 бәя) дәгъвалар күбрәк.
Иң аз балл саны (4 баллдан кимрәк) идарәче компанияләрдә:
- Казан шәһәре буенча: “Кояшлы шәһәр” ИК ҖЧҖ (3,06), “Сервис-Гарант” ИК (3,24), “Веста” ИК ҖЧҖ (3,3), “Мәскәү районы ТКХ ИК” ҖЧҖ (3,39), “Гвардейская” ИК (3,39), “Берег” ИО ҖЧҖ (3,44), “Вахитов районы ИК” ҖЧҖ (3,48), “Авиатөзелеш районының ТКХ” ҖЧҖ (3,54), «Уютный дом» ИК ҖЧҖ (3,59), “Меридиан” ИК ҖЧҖ (3,64), “Заречье”ИК ҖЧҖ (3,66), “Савиново” ИК ҖЧҖ (3,78), “Мой дом” ИК ҖЧҖ (3,84), “Новые горки” ТКХ ИК ҖЧҖ (3,85), “Вектор Казан” ИК ҖЧҖ (3,88), “Дәрвишләр ТКХ ИК» ҖЧҖ (3,89), “Дөрес йорт” ИК ҖЧҖ (3,91), “Танкодром ТКХ ИК” ҖЧҖ (3,93), “Торак фонды” ИК ҖЧҖ (3,96), “XXI гасыр” ИК ҖЧҖ (3,99);
- Әлмәт муниципаль районы буенча: “ЕЛЬЦЖ” ҖЧҖ (2,88),”УКЖД Новация” ҖЧҖ (3,56), “Торак фонды” ИК ҖЧҖ (3,57), “АЛСУ” ИК ҖЧҖ (3,92);
- Чаллы шәһәре буенча: “Комсомольский” ИК ҖЧҖ (3,25), “Электротехников” ИК ҖЧҖ (3,4), “Торак фонды” ИК ҖЧҖ (3,57), “Центральный” ИК ҖЧҖ (3,6), “Камстройсервис” ИК ҖЧҖ (3,7), “Ремжилстрой” ИК ҖЧҖ (3,77), “Махалля” ИК ҖЧҖ (3,92), “Строим будущее” ИК ҖЧҖ (3,94);
- Яшел Үзән муниципаль районы буенча: “Управдом” ИК ҖЧҖ (3,5);
- Түбән Кама муниципаль районы буенча: “Торак” ИК ҖЧҖ (3,88);
- Алабуга муниципаль районы буенча: “ДОМУПРАВ-3” ҖЧҖ (3,25);
- Лениногорск муниципаль районы буенча: “ТКХ һәм С үзәге” АҖ (3,52);
- Баулы муниципаль районы буенча: “Баулы шәһәре һәм Баулы районы ИК” ҖЧҖ (3,62);
- Бөгелмә муниципаль районы буенча: “ИК ТАҢ” ҖЧҖ (3,73);
- Чистай муниципаль районы буенча: “Тегермән мәйданы” ИК ҖЧҖ (3,98).
Иң яхшы нәтиҗә:
- иң күп халык яшәгән муниципалитетлар арасында: Чаллы ш. “Автозаводский” ИК ҖЧҖ (4,6 балл);
- халык саны аз булган муниципалитетлар арасында: Чистай районының “Безнең йорт” ИК ҖЧҖендә (4,85 балл).
Сезнең идарәче компания исемлекләрдәме? Тәэсирләрегез белән уртаклашыгыз, комментарийларда языгыз https://t.me/gji_rt.
Татарстан торак инспекциясе матбугат хезмәте