Күпфатирлы йортка капиталь ремонт ясау - зур һәм һәрвакыт көтелгән вакыйга. Өйгә подрядчылар килгәч, яшәүчеләрдә өмет туа. Аларның өметләре акланыр, ремонт вакытында һәм сыйфатлы итеп башкарылыр, һәм аларның йорты чыннан да заманчарак һәм яшәү өчен уңайлырак булыр, дигән өмет.
Әлмәт шәһәренең Совет урамындагы 125 нче йорт хуҗалары да өметләнгәннәр. Монда түбәгә капиталь ремонт ясалган. Барысын да шулкадәр “сыйфатлы” эшләгәннәр ки, су, барлык киртәләрне узып, үзенә юл тапкан. 29 декабрьдә түбәдән су үтә, шулай итеп, халыкның шатлыгы озакка сузылмый.
Бу йортта капиталь ремонт эшләре Татарстан торак инспекциясе тарафыннан кабул ителмәгән, бу йортта капиталь ремонт тәмамланмаган дигән сүз.
Исегезгә төшерәбез, 2025 елда капиталь ремонт программасына 896 йорт кертелгән иде. Эшләр 880 йортта тәмамланган, торак инспекциясе тарафыннан 713 йорт кабул ителгән.
2025 елда 2411 тикшерү үткәрелгән, 1861 хокук бозу ачыкланган, 327 күрсәтмә бирелгән, шуларның 165е үтәлгән, 27се үтәлмәгән – 27 беркетмә төзелгән, алар судка җибәрелгән, 26 материал буенча регоператор "ТКХ Фонды” коммерцияле булмаган оешмасы 260 мең сумлык штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тартылган.
Сезнең йортта ремонт ничек узды? Безгә комментарийларда языгыз https://t.me/gji_rt.
Татарстан торак инспекциясе матбугат хезмәте