Рөстәм Миңнеханов торак йортларда газ җайланмаларын имин эксплуатацияләүне тәэмин итү мәсьәләләренә контрольне көчәйтергә кушты

2026 елның 17 гыйнвары, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Хөкүмәте Йортында узган традицион киңәшмәдә берничә йөкләмә бирде.  Йөкләмәләрнең төп өлеше йорт эчендәге һәм фатир эчендәге газ җайланмаларын имин эксплуатацияләүне тәэмин итүгә кагыла.

Мәсәлән, җирле администрацияләргә, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бүлекчәләренә, газ хезмәтләренә, идарәче компанияләргә, дәүләт торак инспекциясенә газ җайланмалары, вентиляция, электр һәм җылыту приборлары торышына аерым игътибар биреп, торак пунктларда патрульлек итү эшен көчәйтергә кушылды. Моннан тыш, күп балалы гаиләләрнең, шулай ук авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрнең яшәү урыннарын көндәлек контрольдә тоту мөһим.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, гыйнварның беренче ике атнасында республикада янгыннар һәм ис тиюгә бәйле җитди һәлакәтләр теркәлгән. Фаҗигаләр күп фатирлы йортларда да, шәхси секторда да була. 14 гыйнварга булган мәгълүматларга караганда, республикада янгыннар саны

2025 ел белән чагыштырганда 27%ка арткан. Татарстан Рәисе сүзләренчә, массакүләм мәгълүмат чаралары аша халык белән мәгълүмати эшне активлаштырырга кирәк. Мондый хәлләр турында гражданнарыбызга хәбәр итәргә кирәк, диде ул, ә иң мөһиме – мондый хәлләрне булдырмаслык чаралар уздыру.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, һава шартларына бәйле рәвештә республика халкыннан кара-каршы элемтә каналлары аша ишегалды территорияләреннән кар вакытында җыештырылмауга һәм бина түбәләреннән боз сөңгеләре төшү мөмкинлегенә карата шикаятьләр күп килә. Ул бу юнәлештә барлык ведомстволарга да актив эшләргә кушты. "Гражданнарның гомеренә, сәламәтлегенә һәм мөлкәтенә зыян китергән хәлләрне көтәргә кирәкми, - диде Татарстан Рәисе. - Җаваплы хезмәтләр алдан ук эш алып барырга тиеш». Ул муниципаль берәмлекләр башлыкларына ишегалды территорияләре һәм җәмәгать урыннарының торышына контрольне көчәйтергә кушты.

Күп фатирлы йортларда, административ һәм коммерцияле биналарда, шулай ук социаль объектларда түбә конструкцияләрен карап тотуга аерым игътибар бирергә кирәк.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук 18-19 гыйнварда православие бәйрәме – Крещение билгеләп үтеләчәген искәртте. Традиция буенча бу көннәрдә меңләгән дин тотучылар бәкедә коену өчен гыйбадәтханәләргә һәм су объектларына бара. Крещение сулары коену чорында су объектларында куркынычсызлыкны тәэмин итү максатларында гражданнарга Крещение сулары коену урыннары турында хәбәр итәргә, аларга бару маршрутларын эшләргә, транспорт өчен тукталыш урыннары һәм җылыту пунктлары әзерләргә кирәк.

Моннан тыш, санкцияләнмәгән коену урыннарын булдырмау, кешеләрнең бозда җыелуына юл куймау буенча чаралар күрергә кирәк, диде Рөстәм Миңнеханов.

ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International