МАХ мессенджерында 85 млн кулланучы теркәлгән

2026 елның 14 гыйнвары, чәршәмбе

MAX Россия мессенджерында 85 млн кулланучы теркәлгән, ә аның тәүлеклек колачы 55 млн актив юзердан артып киткән.

Кушымтаны эшләтеп җибәргәннән бирле кулланучылар 18 млрдтан артык хәбәр язган һәм 2,5 млрдтан артык шалтырату башкарган, шулай ук 200 миллионнан артык видеокүзәтү яздырган һәм миллиардтан артык стикер җибәргән.

Моннан тыш, блогерлар, компанияләр һәм дәүләт оешмалары 140 меңнән артык ачык канал булдырган, ә аларның гомуми аудиториясе 54 млн язылучыдан артып киткән.

 

Мессенджер матбугат хезмәте материаллары буенча

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International