“Госуслуги Дом”: түләүләрне кем түли алмый

2026 елның 7 гыйнвары, чәршәмбе

200гә якын казанлы торак-коммуналь хезмәтләр өчен “Госуслуги Дом” кушымтасы аша түләү мөмкинлегеннән мәхрүм ителгән: “Компрессор” торак-төзелеш кооперативы, “Коралл”  торак-коммуналь хуҗалыгы һәм “Щапова-10” торак-коммуналь хуҗалыгы. Татарстанда 1351 идарәче оешма (идарәче компанияләр, ТСЖ, ТТК, ТСН), әмма бу 3 берләшмә генә закон таләпләрен үтәмәгән.  Рәисләр федераль системага банк реквизитларын кертмәделәр, шуның аркасында милекчеләр кушымтада бер-ике клик белән түли алмыйлар.  

Исегезгә төшерәбез, “Госуслуги Дом” кушымтасы Төзелеш министрлыгы һәм РФ Цифрлар министрлыгы катнашында эшләнгән, Дәүләт торак-коммуналь хуҗалыгы системасыннан алынган мәгълүматлар нигезендә эшли.

“Госуслуги Дом” кушымтасы – ул бер урында барлык счетларга тиз арада керү мөмкинлеге, түләүләр тарихын күзәтү, шунда ук иске квитанцияләрне күчереп алырга мөмкин. Һәм төп өстенлекләрнең берсе - исәпләүләр турында дөрес мәгълүмат, счетчикларны тикшерү даталары һәм идарәче оешмалар турында мәгълүматлар.

Бу нәрсәсе белән файдалы? Мәсәлән, почта тартмасына шикле квитанция салганнар, смартфонда ук исәпләүләрне һәм реквизитларны яңадан тикшерергә мөмкин.

Сез «Компрессор» ТТК, «Коралл» ТКХ һәм “Щапова-10” ТКХда яшисезме? Безгә комментарийларда языгыз  https://t.me/gji_rt.

 

Татарстан торак инспекциясе матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International