Ишегаллары ничек, нинди тәртиптә һәм күпме вакыт эчендә кардан чистартылырга тиеш? Аңлатып үтәбез.
Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча федераль агентлыкның «Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормаларын раслау турында» 170 номерлы карары нигезендә, башта тротуарларны, җәяүлеләр юлларын, аннары ишегалды территорияләрен җыештырырга, ә бозлавык очрагында ком сибәргә кирәк.
Кул белән җыештырганда, кар – тулысынча кырып, ягъни асфальт яки брусчатка күренеп торырлык итеп җыештырылырга тиеш. Әгәр грунт катламы гына булса, кар катламы калдырыла, вакыт узу белән ул тыгызлана. Бу ысул «под движок» дип атала.
Чистарту срогы йорт яны территориясенең классына бәйле (РФ ГОСТ Р 56195-2014 Илкүләм стандартының А кушымтасы). Бүленеш җәяүлеләр трафигын исәпкә алып исәпләнә:
- тротуар буйлап сәгатенә 50 кешегә кадәр хәрәкәт иткәндә, әлеге тротуар I класслы санала;
- тротуар буйлап сәгатенә 51-100 кеше йөрсә – II класслы тротуар;
- тротуар буйлап сәгатенә 101 һәм аннан да күбрәк кеше үтсә – III класслы тротуар.
Кагыйдәләрнең (Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча федераль агентлыкның 2003 елның 27 сентябрендәге 170 номерлы карары белән расланган) 3.6.19 п. һәм 3.6.20 п. нигезендә I һәм II класслы тротуарларда карны күчләргә өеп кую эшләре – кар явудан туктау белән 6 сәгатьтән дә соңга калмыйча, ә калган территорияләрдә 12 сәгатьтән дә соңга калмыйча тәмамланырга тиеш.
Карны беренче тапкыр җыештыру һәм бозлавыкка каршы реагентлар һәм ком сибеп чыгу иртәнге 7 сәгатькә кадәр яисә, җирле үзидарә органнары билгеләгән очракта, башка вакытка кадәр гамәлгә ашырылырга тиеш.
Яуган кар катламының биеклеге 2 сантиметрдан артып китсә, явып торучы кар җыештырыла башлый, әгәр кар капламының биеклеге 2 сантиметрдан кимрәк булса, җыештыру эшләре кар явып туктагач башлана.
Кар тәүлек буена туктаусыз яуган очракта, «кар көрәү, бозлавыкка каршы чаралар сибү-себерү» эшләре кимендә 2 цикл башкарылырга тиеш.
Яшел утыртмаларны саклап калу максатында тротуарлардан һәм җәяүлеләр сукмакларыннан ком һәм тоз кушылган карны газоннарга, яшел полосаларга, бакча түтәлләренә һәм агач-куак үсә торган башка участокларга салу рөхсәт ителми.
Ә сезнең ишегалдын кардан чистарттылармы? Безгә шәрехләрдә языгыз https://t.me/gji_rt, фото җибәрегез.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте