Казанда газ белән җылыткыч кулланганда 1984 елгы ир-ат һәм 1987 елгы хатын-кыз үзләрен начар хис итәләр, хастаханәгә салудан баш тарталар.
Толстой урамындагы 18 нче йортта техник хезмәт күрсәтү узган елның июлендә үткәрелгән иде. Агуланганнан соң тикшерү вакытында фатирда тарту көченең зәгыйфь булуы ачыкланган.
Бөгелмә шәһәренең Луговая урамындагы 36 нчы йорттагы фатирда төтен чыгару урыны ишелеп төште. Газ казаны заглушка урнаштыру белән сүндерелгән.
Идарәче компанияләр төтен юлларын тикшерү актларын биргәннән соң өйләрдә газ белән тәэмин итүне торгызачаклар.
Инспекция инцидентларның шартларын ачыклый, шулай ук идарәче компанияләр һәм газ хезмәте тарафыннан йөкләмәләрнең үтәлешен тикшерә.
Татарстан торак инспекциясе матбугат хезмәте