Күз алдыгызга шундый хәлне китерегез: сөлге киптергеч ага башлаган. Сез аңа камыт куясыз һәм авария-диспетчерлык хезмәтенә шалтыратасыз. Слесарь килә, торбаларга байпас һәм вентильләр куя, сөлге киптергечне сүтә дә чыгып китә. Әйтергә кирәк: милекченең ризалыгыннан башка. Аннары бер ай, ярты ел үтә. Идарәче компания үзе тиеш булганның барысын да эшләдем дип инана, ә алга таба булачак хәлләр — кайнар суга батып үлүчеләр кулында.
Идарәче компания яңа җиһазлар, атап әйткәндә, сөлге киптергеч урнаштыру торак милекчесенең бурычы булып тора, дип басым ясый. Әмма Торак инспекциясе, бу очракта сөлге киптергечне гомумйорт мөлкәтенең бер өлеше дип санап, башка карашта тора.
Билгеләнгән кагыйдәләрне һәм законнарны бозган өчен "ЖЭУ-3" директоры административ җаваплылыкка тартылды һәм 50 мең сум штрафка тартылды. Чыгарылган җәза белән килешмичә, идарәче компания җитәкчесе судка дәгъва гаризасы белән мөрәҗәгать иткән. Әмма, эшнең барлык шартларын карап чыгып, суд дәгъвачының таләпләрен канәгатьләндерү өчен нигез таба алмады, Торак инспекциясе карарының законлылыгын раслады.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте