Татарстан Торак инспекциясе һәм «Алсу» идарәче компаниясе арасында суд тикшерүләренә нокта куелды. Май аенда ук торакчыларга җылылык өчен түләүләр буенча хокук бозуларны бетерү турында күрсәтмә бирелгән иде, әмма җитәкчелек әлмәтлеләр файдасына исәпләү урынына судка дәгъва юллады.
Инспекторлар ачыклаганча, «Алсу» идарәче компаниясе Ринат Галиев урамындагы 33нче йортта яшәүчеләргә җылылык өчен түләүне гыйнвардан мартка кадәр исәпләгәндә Әлмәт районы башкарма комитеты билгеләгән тарифны кулланган. Бу тариф ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты билгеләгәнгә караганда күпкә югарырак һәм гомумйорт милкен, атап әйткәндә, котельныйларны карап тотуга түләү өчен билгеләнгән.
Әлмәт шәһәр суды торакчыларның дәлилләрен хуплады һәм инспектор карарын кире какты. Республиканың Торак инспекциясе Югары судка апелляция юллады. Түбәнгерәк суд инстанциясенең карары кире кагылды. «Алсу» идарәче компаниясе түләү документларын үткәрергә һәм норматив документлар нигезендә исәп-хисап ясарга тиеш.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте