Бер атна эчендә торак инспекторлары күп фатирлы 95 йортны тикшерделәр, аларда 25 хокук бозу очрагы теркәлде. Идарәче компанияләргә 62 кисәтү белдерелде, шуларның 18е - йортларны карап тоту өчен. Мисал өчен, Түбән Каманың «Әйбәт» идарәче компаниясе. Сөембикә урамындагы 64 Б номерлы йортта яшәүче бер айдан артык подъездда дымлы җыештыру булмавына зарланды. Тикшерү вакытында факт расланды, моннан тыш, баскыч мәйданчыкларында көнкүреш предметлары ята. Торакчылар хокук бозуларны бетерергә һәм киләчәктә аларны булдырмаска тиеш.
Кисәтү рәвешендә 3 административ җәза билгеләнде, шуларның берсе - Лаеш районының Нармонка авылындагы идарәче компаниягә. Яшьләр урамындагы 12 нче йортта баскыч стеналарына буяу коела, идәндәге кафель плитәләр купкан, подвал чүп-чар белән тулган.
Идарәче оешмаларга хокук бозуларны бетерү турында 10 күрсәтмә бирелде. Мисал өчен, Казан шәһәренең Клара Цеткин урамындагы 33 нче йортның торышы өчен. «Заречье» идарәче компаниясе 2026 елның 15 гыйнварына кадәр ватык тәрәзәгә яңа пыяла куярга, 15 майга кадәр подъездларга ремонт ясарга тиеш.
Гомуми 113,5 мең сумлык 15 административ җәза билгеләнде. Иң зурысы - Чаллының «Махалля» ИК. Мөрәҗәгать нигезендә 39/08 номерлы йортта тикшерү үткәрелде, анда 10 хокук бозу очрагы ачыкланды. Подвалда канализация системасы төзек түгел, терәкләр җитәрлек түгел, урыны белән җылылык изоляциясе юк, чүп-чар һ.б.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте