«ЖИЛТЕХСЕРВИС» янә сафта

2025 елның 19 декабре, җомга

Зеленодольск идарәче компаниясе хаталар өстендә эш алып барды һәм яңадан лицензиянең гамәлдә булуын озайтуга гариза бирде. Татарстанның Торак инспекциясендә «ЖИЛТЕХСЕРВИС» ҖЧҖнең судка кадәрге дәгъвасын карадылар.

Компания идарәсендә Зеленодольск шәһәрендә Тиховин урамы буенча 9а, 11 нче йорт, Шевченко урамы буенча 1А, Гоголь урамы буенча 37/15 нче йорт бар. Бер атнадан лицензиянең гамәлдә булу вакыты бетә. Кайбер хокук бозулар аркасында идарәче компаниягә лицензияне озайтудан баш тартылган иде: лицензияне озайту турында гариза бирү срокларын үтәмәү, РФ ТК 161 ст. 10.1 өлеше билгеләгән мәгълүматны урнаштыру таләпләрен үтәмәү, компания директорының аттестаты булмау һ.б.

Баш тарту турында хатны алу белән директор квалификацион аттестат алуга гариза биргән. Имтиханны уңышлы тапшырып, 21 ноябрьдә документ алган. Торак-коммуналь хуҗалык системасындагы бушлыклар тулган диярлек. Гамәл кылуга да, кылмауга да карата шикаятьләр Торак инспекциясенә килмәде. 

«ЖИЛТЕХСЕРВИС» ҖЧҖ лицензиясенең гамәлдә булу вакытын алдагы 5 елга озайту турында карар кабул ителде.

Әлеге компания хезмәт күрсәтә торган йортларда яшәүчеләргә мөрәҗәгать итәбез: идарәче компания хезмәткәрләрен оператив чакыру белән проблемалар бармы? Директор үзенең шәхси телефон номерын авария-диспетчерлык хезмәте дип күрсәткән.

Идарәче компания директоры үзенең шәхси телефон номерын авария-диспетчерлык хезмәте өчен контакт буларак күрсәткән вәзгыять сораулар тудыра. Аны моңа нәрсә этәргән?

Яки директор өчен вәзгыятьне шәхси катгый контрольдә тоту, турыдан-туры мәгълүмат алу, югары шәхси җаваплылык һәм бурыч хисе мөһимме?

Әмма директор – диспетчер түгел. Аның вакыты көнкүреш проблемаларын хәл итүгә түгел, ә компаниянең стратегик идарәсенә багышланырга тиеш. Даими шалтыратулар аны мөһимрәк бурычлардан читләштерергә мөмкин.

Бу вәзгыять турында сез нәрсә уйлыйсыз?  Безгә шәрехләрдә языгыз: https://t.me/gji_rt

Идарәче компанияләр җитәкчеләренә документлар тапшыру срокларын үтәү зарурлыгы турында искәртәбез. Лицензияләренең гамәлдә булу вакыты 2026 елда тәмамлана торган идарәче компанияләр исемлеген элегрәк урнаштырган идек.

 

Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International