Бүген Татарстан Дәүләт Советында массакүләм мәгълүмат чаралары һәм блогерлар вәкилләре арасында Татарстан Республикасында торак контроле эшчәнлеген иң яхшы яктырту буенча республика конкурсына йомгак ясалды.
Конкурсның оештыру комитетын Татарстан Дәүләт Советы депутаты, ТР Дәүләт Советының Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Андрей Егоров җитәкләде.
Конкурска республика массакүләм мәгълүмат чараларыннан 40 гариза кергән. Оештыру комитеты торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге актуаль мәсьәләләргә багышланган 200дән артык мәкаләне карады.
Татарстан Торак инспекциясенең беренче конкурсында җиңүчеләр:
1) Валентина Журавлева, «Татарстан» ДТРК Бөтенроссия дәүләт телерадиокомпаниясе ФДУП филиалының телевизион һәм радиопрограммалар продюсеры,
2) Евгения Корбакова, «Татмедиа» АҖ филиалы «Түбән Кама-информ» мәгълүмат программалары редакциясенең шеф-редакторы,
3) Ания Гыйбадуллина, «Татарстан» ДТРК Бөтенроссия дәүләт телерадиокомпаниясе ФДУП филиалы радиотапшырулар хезмәте шеф-редакторы,
4) Алия Галиуллина, «Татарстан» ДТРК Бөтенроссия дәүләт телерадиокомпаниясе ФДУП филиалы хәбәрчесе,
5) Эльвира Мөхәммәтдинова, «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы хәбәрчесе, «Челнинские известия» газетасы редакциясе,
6) Люция Шәрәфиева, «Яңа Гасыр» ТРК АҖ радиотапшырулар мәгълүмат хезмәте мөхәррире,
7) Марина Юрина, «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы «Альметьевск – информ» яңалыклар хезмәте шеф-редакторы,
8) Марсель Бикбаев, «Эфир» телеканалының «ТСН» ИТА хәбәрчесе,
9) Лилиана Славкина, «Татмедиа» АҖ филиалы «Зеленый Дол» мәгълүмат үзәге» газета комплексы буенча баш мөхәррир урынбасары,
10) Дарья Субботина, «Республика Татарстан» газетасы редакциясе» ТР ДБУ хәбәрчесе,
11) Сирина Васильева, «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе АҖ Мәгълүмати һәм иҗтимагый-сәяси программалар дирекциясе хәбәрчесе,
12) Йолдыз Крепостина, «Татарстан» ДТРК Бөтенроссия дәүләт телерадиокомпаниясе ФДУП филиалы радиотапшыруларының иҗтимагый-сәяси программалары шеф-редакторы,
13) Светлана Белова, «Татмедиа» АҖ филиалы «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының рус редакциясе баш мөхәрриренең беренче урынбасары,
14) Маргарита Татаринова, «Тренд-Практика» ҖЧҖ төбәк яңалыклары мөхәррире,
15) Александра Давыдова, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы рус редакциясе хәбәрчесе.
Хезмәтегез һәм торак-коммуналь хуҗалык кебек мөһим һәм катлаулы юнәлешкә багышланган актуаль язмаларыгыз өчен рәхмәт белдерәбез.
Сезнең профессиональлек һәм проблемаларны тирәнтен аңлавыгыз татарстанлыларга торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләрен ачыкларга мөмкинлек бирә. Сез, тарифлар, хезмәт күрсәтү сыйфаты, капиталь ремонт яки идарәче компанияләр белән багланышлар булсынмы ул, катлаулы әйберләр турында гади һәм аңлаешлы телдә сөйлисез, проблемаларның асылын җиткерәсез.
Алга таба да актив хезмәттәшлеккә өметләнәбез. Без ачык, үзебезнең контроль-күзәтчелек чараларында катнашырга чакырабыз. Торакчыларның «хезмәт батырлыклары» рекламасы торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә үтә күренмәлелекне арттырырга ярдәм итә һәм җаваплы затларны нәтиҗәлерәк һәм намуслырак эшләргә этәрә.
Сезгә игелекле миссиягездә алга таба да уңышлар, яңа кызыклы темалар һәм бетмәс-төкәнмәс энергия телибез!
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте