«Алмыйлар икән – газны сүндерербез!» – Түбән Кама торакчылары өчен культ кинокомедиясеннән алынган цитата популяр. Ләкин аны үзгәрткәннәр: түләмәсәләр, утны сүндерәбез. Мантыйкый һәм хокуклары да бар. Әмма соңгы чараны кулланганчы торакчылар профилактик чаралар күрергә тиеш. «Әйбәт»тә гади юл белән киткәннәр.
Татарстанның Торак инспекциясенә Бакый Урманче урамындагы 28 нче йортта яшәүчеләрнең аларны законсыз рәвештә электрдан мәхрүм итүләре турында шикаять килде. Тикшерү вакытында милекченең чыннан да хезмәтләр өчен бурычы булуы ачыкланды.
Исегезгә төшерәбез, коммуналь хезмәт күрсәтүне чикләргә яисә туктатып торырга кулланучыга бу хакта алдан хәбәр ителгәннән соң, кулланучы коммуналь хезмәт өчен тулысынча түләмәгән очракта - кулланучыга язмача кисәтүдән (хәбәр ителүдән) соң 30 көн узгач кына мөмкин. Әгәр дә милекче гаилә шартлары буенча бурычын түли алмый икән, идарәче компания бурычны түләү турында килешү төзергә мөмкинлек бирергә тиеш.
«Әйбәт» идарәче компаниясе электр белән тәэмин итүне сүндермәү өчен барлык чараларны да күрүен исбатлый алмады.
Идарәче компания Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.23 ст. 1 өлеше буенча административ хокук бозуда гаепле дип табылды һәм максималь күләмдә 10 мең сумлык штрафка тартылды.
Моннан тыш, «Әйбәт» ИК карата су белән тәэмин итү һәм торак-коммуналь хуҗалык системасында мәгълүмат ачу буенча мәҗбүри таләпләрне бозуга юл куймау турында 5 кисәтү белдерелде.
Шикаятьләр килмәде, әмма торак инспекторлары көн саен авария һәм планлы өзелүләрне бетерүне, ремонт срокларын үтәүне күзәтеп торалар. 42 күпфатирлы йортта коммуналь хезмәт күрсәтү нормативлары бозылган. Мәсәлән, Чулман урамындагы 15,17 нче йортларда 8 сәгатькә якын кайнар су булмый торган.
Исегезгә төшерәбез, су бирүнең рөхсәт ителгән дәвамлылыгы 1 ай дәвамында 8 сәгать (бергә кушып), берьюлы 4 сәгать тәшкил итә.
ТКХ ДМС мониторинглау барышында ачыкланганча, торакчылар 2019 елның 29 июлендәге милекчеләрнең гомуми җыелышының кушымталар белән беркетмәсен һәм Менделеев урамындагы 4а йорт милекчеләренең 2018 елның 18 июнендәге җыелышы беркетмәсен тулысынча урнаштырмаган.
Тынычлык проспектындагы 57 нче йортның виртуаль паспортында йорт белән идарә итү буенча шартнамә номерында һәм торак урыннарның гомуми мәйданы буенча аерма бар.
Идарәче компания хокук бозуларны бетерергә, кайнар су белән тәэмин итү хезмәте өчен түләү исәпләгәндә аның озак вакыт булмавын исәпкә алырга тиеш.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте