Өченче буын университетындагы очрашулар

2025 елның 16 декабре, сишәмбе

Торак инспекторлары Өченче буын университетында укучы студентлар янына бардылар. Актив пенсионерлар өчен дәресләрне ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты «Россия пенсионерлар берлеге» гомумроссия иҗтимагый оешмасының төбәк бүлеге белән берлектә үткәрә.  Аларның берсендә ТКХ өлкәсендә исәп-хисапларны контрольдә тоту бүлеге башлыгы Елена Самохотина да бар иде.

Очрашулар Хокукый белемнәр мәктәбе кысаларында уза, һәм монда «укучылар» бик игътибарлы. Залга 70ләп кеше җыелды, игътибар белән тыңладылар һәм сораулар бирделәр: газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү ничек башкарылырга тиеш? Баш тартырга мөмкинме? Мин еш кына дачада яшим, яңадан исәпләүне таләп итә аламмы? Ни өчен тарифлар төрле? Беренче катларда яшәүчеләргә лифт өчен түләүләр ни дәрәҗәдә дөрес?

«Лифт күпфатирлы йорттагы уртак милеккә керә. Барлык фатирлар һәм торак булмаган биналар милекчеләре лифтны карап тоту һәм агымдагы ремонт өчен түләргә тиеш. Техник хезмәт күрсәтү үткәрелә. Ә кирәк булганда, ремонт ясала», - дип җавап бирде Елена Самохотина.

Агымдагы елның ноябрь аенда җылыту өчен түләүләр буенча шәхси сораулар да булды. Елена Алексеевна тыңлаучыларның түләү документларын карады, ләкин кәгазьдәге цифрлар нигезендә нәтиҗә ясап булмый, һәр очракта ачыкларга кирәк.

Исегезгә төшерәбез, татарстанлылар түләү документлары буенча аңлатмалар сорап мөрәҗәгать итәргә хокуклы. Түләүләрнең дөреслеген тикшерү турында идарәче компаниягә, ширкәт яки кооператив рәисенә мөрәҗәгать җибәрергә кирәк.

Идарәче компаниядә, торак милекчеләре ширкәтендә/торак-төзелеш кооперативында яисә күчемсез мөлкәт милекчеләре ширкәтендә мөрәҗәгатьне теркәргә, номерын мөрәҗәгать итүчегә хәбәр итәргә тиешләр. Мөрәҗәгать итүчегә гомумйорт исәпкә алу приборы күрсәткечләре буенча кулланылган коммуналь ресурсларның айлык күләме, күпфатирлы йортта торак һәм торак булмаган урыннарда кулланылган хезмәтләрнең суммар күләме, куллану нормативы буенча исәпләнгән хезмәтләр саны, күпфатирлы йортта гомуми мөлкәтне тоту максатларында кулланыла торган коммуналь ресурслар күләме турында мәгълүмат җиткерергә тиешләр.

Әгәр җавап соң килсә, тулы булмаса яки җавап булмаса, - бу идарәче компанияләрнең лицензия таләпләрен бозуы була, димәк, Татарстан Торак инспекциясе тарафыннан күрсәтмә чыгару өчен нигез булып тора һәм КоАП 14.1.3 ст. 2 өлеше буенча штраф белән яный.

Әмма җавап тулы һәм вакытында килсә дә, шикләр барыбер калса, татарстанлылар шулай ук Татарстанның Торак инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә хокуклы. Мөрәҗәгатькә идарәче компаниягә, торак милекчеләре ширкәтенә/торак-төзелеш кооперативына яисә күчемсез мөлкәт милекчеләре ширкәтенә җибәрелгән үз гаризаңны, алардан алынган җавапны һәм түләү документын теркәргә кирәк.

 

Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International