Атна нәтиҗәләре

2025 елның 15 декабре, дүшәмбе

Бер атна эчендә торак инспекторлары 115 күпфатирлы йортны тикшерде, аларда 155 хокук бозу очрагы теркәлде. Идарәче компанияләргә 135 кисәтү белдерелде, шуларның 36сы йортларны карап тоткан өчен, 10арсы коммуналь хезмәтләрнең сыйфатсызлыгы һәм торак-коммуналь хуҗалык системасында мәгълүмат урнаштырмаган өчен.  Мисал өчен, «Зәй шәһәренең торак-коммуналь хуҗалык идарәче компаниясе» идарәче компаниясенә Зәй шәһәренең Ялчыгол урамындагы 2 нче йортның виртуаль паспортына йортның стеналары турында мәгълүмат кертелмәгәне өчен кисәтү белдерелде. 41 кисәтү буенча идарәче оешмалар хокук бозуларны бетергән.

Хокук бозуларны бетерү буенча 27 күрсәтмә бирелде. Мисал өчен, Казан шәһәре Авиатөзелеш районының торак-коммуналь хуҗалык идарәче компаниясенә – ике. Лядов урамындагы 9нчы йортта 2026 елның 30 апреленә кадәр 7нче подъездны ремонтларга, ә Кошевой урамындагы 16нчы йортта 2026 елның 15 маена кадәр 1нче подъездны ремонтларга.

Бер атна эчендә 260 мең сумлык 16 штраф билгеләнде, шуның 25 меңе «Ремжилстрой» ИК ҖЧҖ директорына Чаллы шәһәренең 24/08 номерлы йортының түбәсеннән су аккан өчен. Озак вакыт дәвамында өске каттагы фатирны су басып килгән.

«Домоуправ-3» ҖЧҖ директорына Алабуга шәһәренең Автомобильчеләр урамындагы 6 нчы йортта кайнар суның түбән температурасы өчен 10 мең сум штраф билгеләнде. Мөрәҗәгать итүченең фатирында краннардан +52,3 градуслы су ага, норматив +60 тан +75 градуска кадәр булырга тиеш.

Штраф Түбән Кама шәһәренең Яшьлек урамындагы 14а йортында яшәүчегә фатирны законсыз үзгәртеп планлаштырган өчен дә билгеләнде. Милекче төзүче проектын тулысынча үзгәртеп, стена һәм ишекләрнең бер өлешен җимергән. Гомумйорт милкен бозган өчен РФ КоАП нигезендә 2000 сум штраф билгеләнде, административ хокук бозу турындагы эшне алга таба карау башкарма комитет комиссиясендә булачак.

Административ хокук бозулар турында 14 беркетмә төзелде, шул исәптән авария-диспетчерлык хезмәте тиешенчә эшләмәгән өчен «Әлмәт» ИК ҖЧҖ директорына карата да. Диспетчерга заявкалар журналы битләре номерланмаган, мөһерләр юк. Әлмәт шәһәренең Зарипов проспектындагы 11 нче йорттан килгән кайбер заявкалар буенча я үтәлеш турында мәгълүмат юк, я номерсыз наряд-заказлар бирелгән. Яшәүчеләрнең берсе ике көн рәттән су үтүе турында хәбәр иткән. «Башкаручы ФИА» графасында «Света» дип язылган, ә «Башкару» графасында «Су үтү урыны ачыкланмады» дип язылган. Шулай ук торакчылар заявкаларны тутырмаганнар, димәк, үтәмәгәннәр дигән факт та ачыкланды.

Административ хокук бозу турындагы эшне карау нәтиҗәләре буенча административ йогынты чаралары күреләчәк.

 

Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International