Аның эше – даими контроль һәм профилактика. Ул серверның артык йөкләнмәвен, челтәрнең кимемәвен, мәгълүматның һәр байты үз урынын табуын һәм ышанычлы саклануын күзәтеп тора. Һәм әгәр коллегалар эчке линия буенча шалтыратмаса, ашыгыч рәвештә керергә сорамасалар, димәк, барысы да идеаль эшли. Бу аның хезмәтенә югары бәя, көндәлек тырышлыкларының үз җимешләрен бирүен күрсәтә. Таныш булыгыз, безнең сисадмин — Максим Мальцев.
Максим Викторовичның холкы сабыр. Хезмәттәшләр өчен барысы да юкка чыкты кебек тоелганда, мәгълүматлар сакланмаган, дип шик үтеп кергәндә, Максим тыныч кына коллегасының нәрсә һәм ничек эшләве белән кызыксына. Артык профессиональ терминологиядән качып, гади сөйләм телендә методик рәвештә сораулар бирә. Нәкъ менә шундый алым аңа проблеманың асылына тиз төшенергә һәм нәтиҗәле чишелеш табарга мөмкинлек бирә. Аның барында техника яңадан җанлана, ә хезмәттәшләренең борчылуы ышаныч белән алмашына.
«Инспекциядә һәркемнең үз бурычы. Минеке – бөтен җиһазларны белү, аңлау, аларның өзлексез эшен тәэмин итү. Минем өчен бу эш кенә түгел. Компьютерлар белән балачактан ук кызыксындым, һәм мин мәктәп бусагасыннан ук кем булырга теләгәнемне белә идем»,- диде мәгълүмати куркынычсызлык бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе.
Без Максимны тыйнаклыгы һәм тирән белемнәре өчен хөрмәт итәбез. Яшь коллегабызга һәрвакыт таяна алуыбызны беләбез. Хәтта ял көнендә өй компьютеры белән гадәттән тыш хәл булса да, Максим консультация бирә, ә дистанцион рәвештә ярдәм итеп булмаса, коллегасының өенә барачак.
Ләкин безнең хезмәттәшебезнең тормышы серверлар дөньясы белән генә чикләнми. Һәр буш көнен ул мавыктыргыч хобби – балык тотуга багышлый.
«Балык тотарга яратам, чөнки бу көнкүреш ыгы-зыгысыннан тынычлап ял итү мөмкинлеге. Бары тик табигать авазлары: яфраклар кыштырдавы, су чайкалган тавышлар. Бик иртә чыгарга яратам, күлдә кояш баюын яратам. Балык тоту – азарт ул. Кармак тотып утырасың, калкавыч чирткәнен күреп аласың – бу якты момент, бу тормыш. Һәм минем өйгә ничә килограмм алып кайтуым мөһим түгел»,- ди Максим.
Язмыш башкача да була ала, әйтик, Европага киткән дустыныкы кебек. Әмма чит илдәге тормыш Максимны турист буларак кына кызыксындыра. Ул Россиядә генә яшәргә һәм эшләргә тели, гаиләсе янында булырга тели. Бертуган абыйсы Александр – иң якын кешесе.
«Саша бер яшькә генә олырак, безнең уртак якларыбыз бик күп. Без һәрвакыт үз кичерешләребез белән уртаклашып килдек, әгәр берәү гаеп эшләсә, икенчебез гаепне үз өстенә ала иде. Ешрак Саша мине яклап килде», – ди Максим Викторович, елмаеп.
Шулай ук икетуган абый-апалар да гел янәшә – зур гаилә. Әлбәттә, үземнекен булдырырга ниятлим. Егетнең күңелендә бар андый уй: аның янәшәсендә инде күптән чибәр, сөйкемле кыз шәйләнә. Исеме сер, ләкин бөтен яшерен нәрсә дә иртәме-соңмы ачыклана бит. Хезмәттәшләребез серне яшерергә тырышсалар да, бу ике яр үз бәхетен монда, Татарстан Торак инспекциясендә тапканнардыр, дип өметләнәбез.
Безнең хезмәттәш – система администраторы гына түгел. Ул үзенең көндәлек хезмәте белән Татарстан Торак инспекциясенең мәгълүмат агымнарының ышанычлылыгын һәм куркынычсызлыгын тәэмин итүче кеше дә. Без аны профессиональлеге, чыдамлыгы һәм һәрвакыт ярдәмгә килергә әзерлеге өчен бәялибез. Ул – безнең цифрлы дөньяның тыныч, ләкин алыштыргысыз сакчысы.
Максим Викторович, сез үз вазыйфаларыгызны бик яхшы башкарасыз, чиктән тыш күңелгә ятышлы холыкка да иясез. Һәрвакыт әдәпле, игътибарлы сез. Сездә булган уңай кәеф тирә-юньдәгеләргә дә йога. Сезнең белән эшләү – үзе бер рәхәт.
Сезгә бетмәс-төкәнмәс энергия, илһам һәм һөнәри үсеш телибез. Һәр көн яңа мөмкинлекләр һәм уңышлар белән тулы булсын. Бәхет һәрвакыт юлдаш булып, барлык хыялларыгыз тормышка ашсын!
Татарстанның Торак инспекциясе коллективы