Торак инспекторлары җылылык җибәрергә әзер булмауның чираттагы каршылыгын ачыкладылар. Калинин урамындагы 38 нче йортка әзерлек паспортын Бөгелмә идарәче компаниясе август уртасында алган, әмма планнан тыш тикшерү барышында елның бу вакытында булырга тиеш булмаган хокук бозулар теркәлде.
Мәсәлән, подъездларга керү урыннарында штукатурка коела, цоколь зарарланган, торбаүткәргечләрдә җылылык изоляциясе өлешчә юк. Шулай ук электр щитоклары йозакка ябылмаган, почта тартмалары ватык һ.б.
«Уют-4» ИК ҖЧҖ директорының гамәлләрендә РФ КоАП 14.1.3 ст. 2 өлешендә каралган административ хокук бозу билгеләре күренә. Вазыйфаи зат гаепле дип табылды һәм 25 мең сум штрафка тартылды.
ТКХ ДМС федераль платформасын мониторинглау барышында инспекторлар яңа хокук бозуларны ачыкладылар. Мәсәлән, түләүне исәпләгәндә счетчик күрсәткечләре игътибарга алынмый. Сентябрь аенда исәпләү приборларының 5% ка якын күрсәткечләре исәпкә алынмаган.
Ноябрьдә торакчылар 9 йортны су белән тәэмин итү һәм җылыту системалары буенча мәгълүмат кертмәгән. Хезмәт күрсәтүчеләр белән килешү бар, ә торак-коммуналь хуҗалык системасына караганда, ике йортта кайнар су юк, җидесендә – җылылык.
Өч йортта яшәүчеләр актуаль мәсьәләләрне читтән торып тикшерә алмыйлар, чөнки системага К.Циолковский урамындагы 15, М. Җәлил урамындагы 51, С. Сәйдәшев урамындагы 1 йортларның кадастр номерлары кертелмәгән. Моннан тыш, системага 11 йортның 25 фатиры кертелмәгән. Исемлекләр сайтта урнаштырылган, танышып чыгарга киңәш итәбез.
Сезнең йорт исемлектә бармы? Безгә шәрехләрдә языгыз: https://t.me/gji_rt.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте