Татарстан Торак инспекциясенә Чистай шәһәре прокуратурасыннан «Дом медиков» идарәче компаниясе директорына карата административ хокук бозу турындагы эш материаллары килде. Прокурорлар компания идарә иткән йортны тикшергәннәр. Торакчылар Циолковский урамындагы 7 нче күпфатирлы йортта Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормаларының 15 пунктын бозган.
Йортта подвалны су баскан, җылыту һәм су торбаларында коррозия, подвал һәм чорма торбаларында җылылык изоляциясе өлешчә юк, отмосткада ярыклар бар, чормада чүп-чар, баскыч мәйданчыклары идәнендәге керамик плитәләр купкан.
Татарстан Торак инспекциясендә административ хокук бозу турындагы эшне карау барышында идарәче компания директоры хәбәр иткәнчә, барлык хокук бозулар бетерелгән. Шуңа да карамастан, директорга 25 мең сум штраф салынды.
Шулай ук идарәче компаниягә Ак.Королев урамындагы 9 нчы йортта кайнар су температурасының нормативка туры килмәве өчен кисәтү белдерелде – бары тик +53,4 градус кына. Торакчылар хокук бозуны бетерергә, акт төзергә, анда мөрәҗәгать итүче проблеманың хәл ителгәнен күрсәтергә тиеш.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте