Татарстанның Торак инспекциясендә кайнар суның түбән температурасына карата чираттагы шикаять каралды. Бу юлы мөрәҗәгать Алабуга шәһәренең Интернациональ урамындагы 1 нче йорттан килгән иде.
Тикшерү «Мобиль инспектор» кушымтасы ярдәмендә оператив рәвештә үткәрелде. Кайнар су краныннан су температурасы чыннан да нормативка туры килми: кухняда су температурасы +55,1 градус, ванна бүлмәсендә 0,1 градуска югарырак.
Исегезгә төшерәбез, краннан су температурасы нормативы + 60 градустан да түбән түгел, +75 градустан да югары түгел.
«Домоуправ-3» ИК ҖЧҖ директоры РФ КоАП 7.23 ст. 2 өлеше буенча административ хокук бозуда гаепле дип табылды һәм РФ КоАП билгеләгән максималь сумма – 10 мең сум штрафка тартылды.
Директорның игътибарын башка хокук бозуларга да юнәлтәбез: ТКХ ДМС мониторинглау барышында компаниянең федераль системага эшчәнлек турында мәгълүмат кертү бурычын үтәмәве ачыкланды.
Мисал өчен, системада сентябрь өчен исәпләү приборларының 81% күрсәткечләре генә урнаштырылган, ә аларны куллану өлеше тагын да азрак – 75%. Түләү документларының 90% тан артыгы, ягъни 1000 гә якын милекче кәгазь документны электрон документ белән чагыштыра алмый, димәк, түләүләрнең дөреслегенә инана алмый. Моннан тыш, күрсәтмәләрне мобиль кушымта аша тапшырганда милекчеләрнең хокуклары чикләнгән: түләүне исәпләгәндә торакчылар мәгълүматның өчтән бер өлешен генә исәпкә алган.
Милекчеләр игътибарына: «Домоуправ-3» оешмасы ДМС системасына сентябрьдә 1395 эш башкарылуы турында мәгълүмат урнаштырган, әмма системада башкарылган эшләрнең бер генә акты да юк.
18 күпфатирлы йортның инженерлык челтәрләре буенча дөрес мәгълүмат юк. Мәсәлән, ноябрьдә Казан урамындагы 10 нчы йортта җылыту, су белән тәэмин итү һәм су агызу системалары күрсәтелмәгән.
«Домоуправ-3» идарәсендә 200 йорт бар, аларның чирегеннән артыгында милекчеләр гомуми җыелышны читтән торып үткәрү мөмкинлегеннән мәхрүм ителгән. Әгәр кайбер йортларда фатир милекчеләренең бер өлеше генә тавыш бирә алмаса, Землянухин урамындагы 7а һәм Спас урамындагы 16/2 йортларда берсе дә тавыш бирә алмый. Сәбәбе: фатирларның яртысыннан артыгының кадастр номерлары Росреестр базасы белән бәйле түгел.
400дән артык фатирның кадастр номерлары күрсәтелмәгән. Мәсәлән, Нечаев урамындагы 16а йортның электрон паспортында 79 фатирның кадастр номерлары юк. Йортларның тулы исемлеге сайтта урнаштырылган.
Сезнең йорт исемлектә бармы? Безгә шәрехләрдә языгыз: https://t.me/gji_rt.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте