Төбәк операторы КФЙ ремонтлаганда хокук бозуларга юл куйган

2025 елның 11 декабре, пәнҗешәмбе

Түбән Кама районара торак инспекциясе «ТКХ Фонды» КО төбәк операторына Нурлат шәһәренең К.Маркс урамындагы 21, Дуслык урамындагы 75, Нефтьчеләр урамындагы 8,14, А.К.Самаренкин урамындагы 7, Совет урамындагы 80, Куйбышев урамындагы 96 йортлардагы хокук бозуларны бетерү турында күрсәтмәләр бирде.

Иң күп хокук бозулар Нефтьчеләр урамындагы йортларда. Мәсәлән, 8 нче йортта подъездга керү урыннарындагы козырекларда су агызу өчен улаклар куелмаган, газүткәргеч сакланмаган, түбәгә пар изоляциясе сыйфатсыз салынган, подъездга керү урыннарындагы бусагалар ремонтланмаган, электр щитларының ишекләре җиргә терәлмәгән, урыны белән фасадның киртәсе җимерелгән, балкон плитәләре ремонтланмаган һ.б.

Әгәр күрсәтмәләр үтәлмәсә, Татарстан Торак инспекциясе эш материалларын судка тапшырачак.

Исегезгә төшерәбез, капиталь ремонт торак инспекторлары контролендә башкарыла: имин хезмәт шартларыннан алып проектның барлык пунктларын үтәүгә кадәр – барысы да күз уңында. Төзелеш материалларының һәм эшләрнең сроклары, сыйфаты өчен бөтен җаваплылык – тулысынча төбәк операторында.  

Капиталь ремонт вакытында сез нинди проблемалар белән очраштыгыз? Безгә шәрехләрдә языгыз: https://t.me/gji_rt.

 

Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International