Автокала ИК: ике штраф һәм кисәтү

2025 елның 10 декабре, чәршәмбе

Чаллы шәһәрендә торак инспекторлары «Ремжилстрой», «Электротехников», «ДОМиКО» идарәче компанияләренең директорларын административ җаваплылыкка тарттылар.

18/13 номерлы йортта түбә агу сәбәпле фатирны даими су баса. Йортта түбә конструкциясе, су агызу системасы төзек түгел.

7/13 йортта да фатирны яңгыр сулары баса. Сәбәбе – панельара тишек җөйләр. Кухняда һәм балалар бүлмәсендә түшәмдә һәм стеналарда су үтү эзләре бар.   Идарәче компаниягә ярты ел элек, беренче шикаятьне алу белән, җөйне герметик белән эшкәртергә генә кирәк булган да бит. Милекче хатын шалтыраткан, язган, гаризаларны торак-коммуналь хуҗалык ДМС аша һәм шәхсән үзе җибәргән. Мастер килгән, актлар төземәгән һәм чаралар күрмәгән.

«Ремжилстрой» һәм «Электротехников» идарәче компанияләре директорлары административ җаваплылыкка тартылды һәм һәркайсына 25 мең сум штраф салынды.

«ДОМиКО» компаниясе директоры кисәтү рәвешендә административ җаваплылыкка тартылды. Сәбәбе – 12/7 йортта (А блогы) кайнар су температурасының билгеләнгән нормативларга туры килмәве. Мөрәҗәгать итүченең фатирында +59,3°C температура теркәлгән, бу нормативтан 0,7 градуска түбәнрәк.

Күрсәтелгән компанияләрнең берсе – сезнең компанияме? Безгә шәрехләрдә языгыз: https://t.me/gji_rt.

 

Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International