«Челныгаз» ЭҖИ идарә җитәкчесенә штраф

2025 елның 9 декабре, сишәмбе

Техник хезмәт күрсәтү өчен түләү документы вакытында килә, ләкин ул һәрвакыт үткәреләме? Торак инспекторлары «Челныгаз» ЭҖИ хезмәткәрләренең мөрәҗәгать итүченең 7/13 номерлы йортындагы фатирында ике ел газ җиһазларын карамау фактын ачыкладылар.

Исегезгә төшерәбез, фатир эчендәге газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү елына кимендә 1 мәртәбә башкарылырга тиеш. Тикшерү милекче гаебе белән үткәрелмәгән очракта, «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ хезмәткәре акт төзергә һәм Татарстанның Торак инспекциясенә җибәрергә тиеш. Ул вакытта административ җаваплылыкка милекче тартыла.

«Челныгаз» ЭҖИ идарә башлыгына карата РФ КоАП 9.23 ст. 1 өлеше буенча административ хокук бозу турында эш кузгатылды һәм 25 мең сум штраф рәвешендә җәза билгеләнде. Мөрәҗәгать итүченең фатирында техник хезмәт күрсәтү үткәрелгән.

Сезнең фатирда быел техник хезмәт күрсәтү уздырылдымы? Безгә шәрехләрдә языгыз: https://t.me/gji_rt.

 

Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International