«Ни өчен мин тавыш биргәндә СНИЛСны күрсәтергә тиеш?» - безгә социаль челтәрләрдә еш кына шундый сорау бирәләр. Милекчеләргә игътибарына, әгәр күпфатирлы йорт милекчеләренең гомуми җыелышында тавыш биргәндә торак-коммуналь хуҗалык дәүләт мәгълүмат системасы кулланылмаса, карарда милекче турындагы мәгълүматларда СНИЛС күрсәтелә.
Исегезгә төшерәбез, 1 сентябрьдән РФ Төзелеш министрлыгының 266/пр номерлы боерыгы үз көченә керде, ул ОСС беркетмәләрен рәсмиләштерү кагыйдәләрен һәм аларны Инспекциягә җибәрү тәртибен үзгәртте. Җыелышның инициаторы милекчеләрнең карарлары белән бюллетеньнәрне аларда күрсәтелгән СНИЛС белән генә кабул итәргә тиеш.
Еш кына җыелышта катнашучылар бу мәгълүматлар белән уртаклашырга курка, ләкин нәкъ менә шушы документ ярдәмендә ТКХ ДМС системасына тавышның дөрес кертелгәнме-юкмы икәнлеген тикшерергә мөмкин. Әгәр милекчеләр шәхси мәгълүматларны тапшыру турында борчыла икән, тавыш бирүне ТКХ ДМС аша онлайн үткәрергә киңәш итәбез.
СНИЛС – паспорттан аермалы буларак, кешенең гомере дәвамында үзгәрми торган бердәнбер идентификатор. ТКХ ДМС системасында кулланучыларны теркәү һәм авторизацияләү Бердәм портал аша башкарыла, анда төп идентификатор шулай ук кулланучының СНИЛС булып тора. Онлайн тутырылган карарлар буенча бу мәгълүматлар милекченең шәхси кабинетыннан автомат рәвештә тартыла.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте