Торак инспекторлары һәм газ хезмәткәрләре таләпләрне катгыйландыра

2025 елның 8 декабре, дүшәмбе

«Үз балаларыгызның фотографиясенә карагыз һәм кыю рәвештә газны сүндерегез. Сезне өйдә көтәләр!» – Александр Тыгин «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ хезмәткәрләренә шундый киңәш бирде. Республиканың баш дәүләт торак инспекторы Биектау районы газчылары белән очрашу инициативасы белән чыкты. Һәр муниципалитеттагы вәзгыять турында җентекләп фикер алышу өчен башкаларда да шундый ук чаралар узачак.

Мәсәлән, Биектау районында 34,8 меңнән артык шәхси счет бар. Җиде милекче техник хезмәт күрсәтү үткәрү өчен белгечләрне өенә кертмәгән. «Ничә фатир сүндерелде?» –  дип сорады Александр Тыгин. Берәү дә сүндерелмәгән! Һәм кертмәү турында бер генә материал да инспекциягә җибәрелмәгән.

«Районнарда шундый проблема бар: һәрберсе бер-берсенең туганы, кодасы яки сыйныфташы. Тик тикшерүләрдә сез – вазыйфаи затлар! Гадәттән тыш хәл булса, беренче чиратта сезнең арттан киләчәкләр. Үзегез белән балаларыгызның фотосурәтен йөртегез, һәм хокук бозуга күз йомганчы аларның йөзләренә карагыз. Җаваплылыкка тартырга кызганыч булган туганнар да, танышлар да зыян күрергә мөмкин. Һәм сезнең гаебегез белән!» - дип билгеләп үтте инспекция башлыгы. 

Александр Тыгин төтен юлларын тикшерү видеоязмасын ясарга һәм аны MAX мессенджерының гомумйорт чатларында урнаштырырга тәкъдим итте. Баш инспектор фикеренчә, милекчеләр үз мөлкәтенең нинди хәлдә булуын, тикшерүләрнең чыннан да үткәрелүен белергә хокуклы. Алар бу хезмәт өчен түлиләр, ә видеоязма үзенә күрә акча сарыф итүгә хисап тоту булачак.

«Шикаятьләрне караганда, без татарстанлыларның өйдә барысы да тәртиптә, газны нигезсез сүндергәннәр дип ышануларына юлыктык. Ә чынлыкта шахтада 3 сантиметр киңлектәге ярык.  Мондый контрольлек булганда ярыкларның зураюына идарәче оешмалар гына сәбәпче була алмый»,- дип ышана Александр Тыгин.

Очрашуда идарәче компанияләр вәкилләре дә катнашты. Аларның берсе киң таралган проблема турында хәбәр итте: газ су җылыткычларын мебель гарнитурына урнаштыралар. Нәрсә эшләргә? Тәртип бозуны бетерергә! Милекчеләрнең куркынычсызлыгы һәм Җинаять кодексы статьясына астына эләкмәс өчен!

Кухня шкафына яшерелгән су җылыткыч янгын чыгуга сәбәп була ала – шкаф газга яну өчен кирәкле һаваны тоткарлый, ә колонка кухня гарнитуры стеналарын җылыта. Газ чыккан очракта, ябык шкаф ябык пространство ролен үтәячәк, анда тиз арада шартлау куркынычы булган концентрациягә җитәчәк.

Хокук бозу бар икән – штраф һәм бетерү таләбе. Торак инспекторлары һәм газ хезмәткәрләре тикшерүләр вакытында таләпләрне катгыйландыра.

Ә сез колонканы шкафка яшердегезме? Безгә шәрехләрдә языгыз: https://t.me/gji_rt.

 

Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте

 

Фотосурәтләр  https://t.me/GazpromKazan/11059

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International