Атна нәтиҗәләре

2025 елның 8 декабре, дүшәмбе

Бер атна эчендә торак инспекторлары 76 күпфатирлы йортны тикшерде, аларда 97 хокук бозу очрагы теркәлде. Идарәче компанияләргә 124 кисәтү белдерелде, шуларның 30ы – йортларны карап тоту, 18е – коммуналь хезмәтләрнең сыйфатсыз булуы өчен.  Мәсәлән, «Эйбэт» һәм «РСК» идарәче компанияләренә Түбән Кама шәһәренең 31 йортында озак вакыт кайнар су булмаганы өчен кисәтүләр белдерелде. Торакчыларны хезмәт күрсәтүне җиткермәгән өчен яңадан исәп-хисап ясарга мәҗбүр иттеләр. 36 кисәтү буенча идарәче оешмалар тәртип бозуны бетергән.

Хокук бозуларны бетерү буенча 19 күрсәтмә бирелде. Республика башкаласында «Вахитов районы ИК» ҖЧҖ 18 декабрьгә кадәр Пушкин урамындагы 16 нчы йортның подвалын киптерергә һәм эшкәртергә тиеш.

Бер атна эчендә 331,5 мең сумлык 13 штраф билгеләнде. Чистай һәм Түбән Кама шәһәрләрендә фатирлардагы үзгәртелгән планировка өчен милекчеләргә штраф салынды. Чистай шәһәренең Энгельс урамындагы 98 нче йортта бәдрәф белән ванна бүлмәсе бергә кушылган. Түбән Камада Тукай урамындагы 34 нче йортта яшәүче кеше, кладовканы һәм бүлмә белән кухня арасындагы диварның бер өлешен җимереп, торак мәйданын киңәйткән, ишекне бәдрәфкә күчергән һәм юынгыч һәм душ аслыгы урнаштырган. Һәр милекчегә 2000 сум штраф билгеләнде, хокук бозулар турындагы материаллар башкарма комитетларга җибәрелде.

Түбән Кама шәһәренең Җиңүнең 30 еллыгы урамындагы 3 нче йортта яшәүчегә подъездда тәмәке тарткан өчен 500 сум штраф салынды.

Әлмәт шәһәрендә «ЖЭУ-11» ҖЧҖ директоры Волгоград урамындагы 21нче һәм Громова урамындагы 8нче йортларда кайнар су температурасы түбән булган өчен административ җаваплылыкка тартылды. Йортларда су температурасы +40,4 дән +55,4 градуска кадәр. Моннан тыш, йортларда инженер системалары ага, подвалларны су баса. Ә Громова урамындагы йортта кайнар су белән тәэмин итү системасында термометр юк, димәк, өйгә керткәндә су температурасын үлчәү мөмкин түгел. Моннан тыш, урыны белән җылылык изоляциясе юк һәм башка бозулар бар. Директорга 25 мең сум күләмендә штраф билгеләнде.

Административ хокук бозулар турында 12 беркетмә төзелде, шул исәптән Чаллы шәһәренең 18/13 йортындагы хокук бозулар өчен «Ремжилстрой» ИК директорына карата да. 19 декабрьгә кадәр фатирны су баса торган түбәне төзекләндерергә дигән күрсәтмә бирелде. Административ хокук бозу турындагы эшне карау нәтиҗәләре буенча административ йогынты чаралары күреләчәк.

 

Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International