Кичә кич белән Казан шәһәренең Парк урамындагы 5 нче йортта яшәүчеләргә ашыгыч медицина ярдәме кирәк булган. М.Садыйков исемендәге 7 нче номерлы ШКБ 2003 елгы хатын-кыз һәм 1999 елгы ир-ат озатылган.
Йортта техник хезмәт күрсәтү 22 февральдә үткәрелгән. Гадәттән тыш хәлдән соң фатирны тикшерү вакытында тәрәзәләр ябык булганда төтен юллыгында тарту көченең булмавы ачыкланган. Зыян күрүчеләр тәрәзәләрне япкан килеш, агып торган суны газ ярдәмендә җылытучы җайланмадан файдаланганнар. Фатир газ белән тәэмин итүдән сүндерелгән.
Инспекция инцидент шартларын ачыклый, шулай ук идарәче компания һәм газ хезмәте тарафыннан йөкләмәләр үтәлешен тикшерә.
Исегезгә төшерәбез, агып торган су җылыткычтан файдаланганда тәрәзәләрне ачарга кирәк — бу саф һаваның даими агымын тәэмин итү һәм исле газ белән агулануны булдырмау өчен кирәк.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте