Су баскан подвал, канализация исе, агып торган торбалар, чүп-чар, салкын су һәм җылыту торбаларындагы коррозия, суны исәпкә алу узелларына ревизия үткәрелмәгән – Бөгелмә шәһәренең Космонавтлар урамындагы 4 нче йорт подвалындагы хокук бозуларның тулы исемлеге түгел әле бу. Әмма җылыту чорына әзерлек турында 2025 елның 25 августындагы паспорт нигезендә, йорт – яхшы хәлдә.
Татарстанның Торак инспекциясенә Космонавтлар урамындагы 4 нче йортта яшәүчеләрдән йортның дымлы һәм исле булуына карата шикаятьләр килде. Барлык хокук бозулар да административ хокук бозу турында беркетмәдә күрсәтелгән.
Идарәче компания директоры беркетмәдә нәтиҗәләр белән килешмәвен яза: «Проблема 2016 елдан бирле бар. Муниципалитет кар һәм яңгыр суларын агызу өчен яңгыр канализациясен төзеде, эшләр сыйфатсыз башкарылган һәм яңгыр вакытында подвалны су басу шулай дәвам итә. Яңгыр суларын агызу җитешсезлекләрен бетерү белән барлык кисәтүләр бетереләчәк, чөнки су эшләрне башкаруга комачаулый».
Ягъни проблема 10 елга якын яши, ә идарәче компания бу елларда берни дә эшләмәгән. Торакчылар подвалны кар сулары һәм яңгырлар аркасында су баса дип ышаналар. Проблема чынлыкта шуннан булса да, димәк, гидроизоляция һәм отмостка буенча эшләр башкарырга кирәк. Ләкин тикшерү подвалда торбалар агуын күрсәтте, йорт канализация исе белән тулган. Ягъни су басуның сәбәбе барыбер явым-төшемдә түгел, ә өйнең үзендә.
Административ хокук бозу турындагы эш карала. Хокук бозуларны бетерү буенча бирелгән күрсәтмә үтәлеше Инспекция контролендә.
«Антей» - сезнең команияме? Безгә шәрехләрдә языгыз: https://t.me/gji_rt.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте