Яшәүчеләрдән берәр тиен – идарәче компания миллионнары

2025 елның 4 декабре, пәнҗешәмбе

Казан идарәче компаниясе ярты ел дәвамында 173 күпфатирлы йортта яшәүчеләргә законсыз түләүләр куйган һәм миллионнарча «эшләгән».

Татарстанның Торак инспекциясенә Гвардия урамындагы 35 нче йорт хуҗасыннан арттырып түләүләр турында шикаять килде.  Тикшерү күрсәткәнчә, йорт эчендәге газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү өчен арттырып түләү бу йортта гына түгел.

Казан шәһәре башкарма комитеты карары нигезендә, йорт эчендәге газ җиһазларын техник диагностикалау өчен түләүләр тикшерүгә кадәр 12 ай эчендә исәпләнә. «ЖКХ Гвардейская» ИК счетларны 18 ай, ягъни тикшерүдән соң да чыгарган.

Түләү – аена 1 кв.метрдан 1,09 сум. Ярты ел эчендә казанлылар 8,5 млн. артык түләгәннәр.

Татарстанның Торак инспекциясе идарәче компаниягә мәҗбүри таләпләрне бозуга юл куймау турында кисәтү белдерде һәм элек түләнгән акчаларны 5 декабрьгә кадәр яңадан исәпләп чыгарырга йөкләде.

«ЖКХ Гвардейская» ИК ҖЧҖ – сезнең компанияме? Безгә шәрехләрдә языгыз: https://t.me/gji_rt.

 

Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International