Атна нәтиҗәләре

2025 елның 1 декабре, дүшәмбе

Бер атна эчендә торак инспекторлары 56 күпфатирлы йортны тикшерде, 69 хокук бозу очрагы теркәлде. Мисал өчен, Чаллы шәһәренең 1/16 йортында бер фатирда кайнар су температурасы нормативка туры килми. Ванна бүлмәсендә температура +55,2 градус, кухняда +55,1 градус.

 Исегезгә төшерәбез, краннан су температурасы нормативы + 60 градустан да түбән түгел, +75 градустан да югары түгел.

Мөрәҗәгать итүченең фатирындагы кайнар су идарәче компания гаебе белән нормативка туры килми, кулланучыга тиешле сыйфатта булмаган хезмәт өчен яңадан исәп-хисап ясарга тиешләр. 

Идарәче компания директоры РФ КоАП 7.23 ст. 1 өлеше буенча административ хокук бозуда гаепле дип табылды һәм РФ КоАП билгеләгән максималь сумма – 10 мең сум штраф салынды.

Идарәче оешмаларга 77 кисәтү белдерелде, шулардан:

- ТКХ системасында мәгълүмат урнаштыру буенча 14;

- күпфатирлы йортларны тиешенчә карап тотмаган өчен 10;

- сыйфатсыз коммуналь хезмәтләр күрсәтү буенча 8.

Мисал өчен, «Әйбәт» һәм «Жильё» идарәче компанияләренә Түбән Кама шәһәренең 26 күпфатирлы йортында кайнар су белән тәэмин итүне чикләү срокларын арттырган өчен кисәтүләр белдерелде.

Бер атна эчендә 308 мең сумлык 17 административ җәза билгеләнде.  Мисал өчен, «Созвездие» ИК ҖЧҖ вазыйфаи затына Алабуга шәһәрендә Автомобильчеләр урамындагы 8 нче йортны тиешенчә карап тотмаган өчен 25 мең сум штраф салынды. Торакчылар баскыч мәйданчыкларын җыештыру графигын үтәмәгән, моннан тыш, баскычларда көнкүреш әйберләре тора.

Сезнең өегездә атна ничек узды? Безгә шәрехләрдә языгыз: https://t.me/gji_rt.

 

Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International