Газга бәйле гадәттән тыш хәлләр

2025 елның 19 ноябре, чәршәмбе

Кичә Казанның Лукин урамындагы 1а номерлы торак йортның балконында шартлау булып, яна башлаган. Фатирны тикшергәндә, плитәнең барлык 4 конфоркасының да ачык хәлдә булуы ачыкланган. Кухня үзе янмаган, газ чыкмаган. 1965 елда туган ир-ат һәлак булган.  Оператив хезмәтләр сүзләренчә, көндез ул абыйсына фатирны яндырырга теләве турындагы хәбәр җибәргән булган.

Халев урамындагы 13 нче йортта һәм Осиновская урамындагы таунхауста газ чыккан. «Казаньгоргаз» ЭҖИ хезмәткәрләре газүткәргечләрдәге кушылмаларның герметик булмавын ачыклаганнар.

Әлмәт шәһәрендә шулай ук газүткәргечнең  герметик булмавы аркасында Ленин урамындагы 36 нчы йорт «зәңгәр ягулык»тан сүндерелгән. Торгызу эшләре алып барыла.

 

Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International