Үрнәккә охшарга тырышмагыз

2025 елның 19 ноябре, чәршәмбе

Татарстанда Чаллы шәһәрендә 42/10 номерлы үрнәк йорт ачыкланды. Торак инспекторы йортка тикшерү белән килде һәм хокук бозуларны ачыкламады. Берне дә. «Паритет» идарәче компаниясенә дәгъвалар юк.

Татарстан Торак инспекциясенә әлеге йортта яшәүче хатын мөрәҗәгать итте. Ул фатирының тәрәзәләре астында яхшы күңелле кешеләрнең йортсыз этләр өчен ашханә оештыруларыннан зарланды.

«Телдән кисәтүләр һәм закон бозуны туктату үтенечләре игътибарга алынмый. «Паритет» идарәче компаниясе һәм участковый безнең күп тапкырлар шикаятьләргә тиешенчә нәтиҗәле җавап бирми», – дип язган гариза бирүче.

Шулай ук гариза бирүче тәрәзә астында чыннан да нәрсәдер яткан фотосурәтне дә теркәгән.

Хайваннарны яклаучыларга: Татарстан Торак инспекциясе хайваннарга каршы түгел һәм проблеманы тамырдан хәл итүне таләп итми. Ләкин РФ Конституциясенең 17 ст. 3 өлеше бер затларның хокукларын һәм ирекләрен гамәлгә ашыру башка затларның хокукларын һәм ирекләрен бозмаска тиеш дип билгели. Ягъни хайваннарны ашату антисанитария тудырырга яки күршеләрне куркыныч астына куярга тиеш түгел. Ә йортсыз этләрне ашату куркыныч: алар территорияне үзләренеке итеп кабул итә башлаячак, ә үзенекен катгый саклый башлаячак. Һәм яннан узып киткән һәркемне конкурент буларак кабул итәргә мөмкиннәр. Әлбәттә, кеше сөякне алырга җыенмый, ләкин эт моны аңламаячак. Әгәр дә олы кешенең эттән качу мөмкинлеге бар икән, баланың көче җитмәячәк.

Бу вәзгыятьтә Татарстан Торак инспекциясе җитәкчелеге контроль-күзәтчелек чарасы нәтиҗәсеннән канәгать калмады: чыннан да барысы да тәртиптәме? Бернинди хокук бозулар да юкмы? 

Татарстанның баш дәүләт торак инспекторы кушуы буенча кабат тикшерү уздырылачак.

42/10 йортта яшәүчеләрнең җавап бирүләрен сорыйбыз. Безгә шәрехләрдә языгыз: https://t.me/gji_rt.

 

Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International