Өй «белгеч»нең фаталь хатасы газны сүндерүгә сәбәп булган. Әлмәт шәһәрендә су җылыту колонкасын үз белдеге белән алмаштыруның чираттагы очрагы. Су һәм газ шланглары яңадан үзара буталган, шуның аркасында газүткәргечкә су эләккән.
Федераль законны бу юлы Маяковский урамындагы 63 нче йортта бозганнар. Подъезд «зәңгәр ягулык»тан сүндерелгән. Белгечләр барлык фатирларда газүткәргеч, плитәләр һәм колонкаларның торышын тикшергәннән соң газ белән тәэмин итүне торгызачаклар.
Татарстанның Торак инспекциясе искәртеп уза, газ җиһазларын абонентлар белән ике арада хезмәт күрсәтүгә килешү төзелгән оешмалар гына урнаштырырга тиеш. Бары тик шундый оешма гына колонканы алмаштырырга яки газ җиһазлары белән бәйле башка эшләрне башкарырга хокуклы.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте