«Ышаныч» ышаныч тудырмый

2025 елның 18 ноябре, сишәмбе

Тукай районының Бәтке авылында яшәүче шулкадәр өметсезлеккә бирелгән ки, бер көндә «Доверие» идарәче компаниясенә берьюлы ике шикаять юллаганнар. Ул торакны карап тотучыларга йортның алгы ягыннан фатирны су басуы, подвалга да су үтеп керүе турында берничә тапкыр хәбәр иткән. Юешлек аркасында кухня гарнитурының арткы панельләре кара таплар белән капланган.

Гагарин урамындагы 12 нче йортның фасадында штукатурка һәм буяу куба, ярыклар бар, газүткәргеч беркеткече төзек түгел. Подвалдагы грунт юеш, стеналарны җылыту әйберләре җимерелгән.  

Мөрәҗәгатьләрне карау барышында инспекторлар компаниянең авария-диспетчерлык хезмәте тарафыннан Мәләкәс авылы, Молодежная урамындагы 6 нчы йортның инженер системаларына көндәлек контрольнең үткәрелмәвен ачыкладылар. Йортта яшәүчеләрдән шикаятьләр килгән, ләкин барысы да игътибарсыз калган.

«Доверие» ИК ҖЧҖ директоры административ җаваплылыкка һәм 25 мең сумлык штрафка тартылды. Хокук бозуларны бетерү буенча бирелгән күрсәтмәләр үтәлеше Инспекция контролендә.   

 

Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International