«Әйбәт» идарәче компаниясенә бер көн эчендә хокук бозуларны булдырмау турында 6 кисәтү белдерелде. Түбән Кама компаниясе хокук бозуларның тулы бер спектрына юл куйган:
- Сөембикә урамындагы 72 нче йортта җыештырылмый;
- 178 йортта су белән тәэмин итүне озак вакытка өзүнең 29 очрагы;
- 77 йортта гомумйорт исәпләү приборлары төзек түгел, шуның аркасында яшәүчеләргә норматив буенча түләү исәпләнә.
Республиканың Торак инспекциясе хокук бозуларны кыска вакыт эчендә бетерергә, ә торбаүткәргечләрдәге аварияләрне бетерү срокларын арттыру өлешендә түләүләрне яңадан исәпләүне йөкләде.
Исәпкә алу приборлары төзек булмаган йортлар исемлеге:
- Октябрьнең 50 еллыгы ур., 8а, 10, 15 йортлар;
- Б.Урманче ур., 28 йорт;
- Бызов ур., 1,1 а,10,12,13,22 а,24А, 24Б, 30,32/38 йортлар;
- Вахитов пр., 8/14,45 йортлар;
- Гагарин ур., 2,2 а,7,22,29,36,38,45,46,48 йортлар;
- Кайманов ур., 6,8,12,14,18А йортлар;
- Лесная ур., 1а,11, 27 йортлар;
- Менделеев ур., 1,12,14,16,35,36А йортлар;
- Тынычлык пр., 5,7,2437,38,46 йортлар;
- Морадьян ур., 12,14,16А,20 йортлар;
- Спорт ур., 21 йортка кадәр;
- Сөембикә ур., 66 йорт;
- Химиклар пр., 66,80 а,80Б, 80В,82Б,83,88, 99 йортлар;
- Чишмәле ур., 9 йорт;
- Чулман ур., 6,8,15,17 йорт;
- Шинчылар проспекты,1,3 А,3Б,3В,5,15, 21 А, 55,56,61,79,81 йортлар.
Сезнең йорт исемлектә бармы? Безгә шәрехләрдә языгыз: https://t.me/gji_rt
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте