Агымдагы елның 10 аенда Татарстан Торак инспекциясенә «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖеннән татарстанлыларның административ хокук бозулары турында 287 материал тапшырылды. Узган ел азагында килгәннәрне исәпкә алып, - 354 материал.
Төп бозу – техник хезмәт күрсәтү өчен газ хезмәткәрләрен өйгә кертмәү. 263 материалның 168е буенча штраф, 1се буенча кисәтү, 33е буенча административ эш кузгатудан баш тартылды, 22се кире кайтарылды, 9ы эштә.
Техник хезмәт күрсәтүгә шартнамә төзүдән читләшү буенча 62 материал керде, 52 буенча җәза билгеләнде, 1 буенча – кире кагылды, 9 эштә.
Газ җиһазын үз белдеге белән урнаштырган өчен 27 кешегә штраф салынды, 2 материал буенча административ хокук бозу турында эш кузгатудан баш тартылды.
Штрафларның гомуми суммасы - 1,5 млн.сумнан артык.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте